Логотип
Яңалыклар

Васыять языгыз!

Курыкмагыз, курыкма, бу – яңа конкурста катнашырга өндәвебез генә.

 

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе, «Мөселманнар» газетасы редакциясе һәм Казанның «Гаилә» мәчете оештырган «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә катнашасыгыз килсә, 2019 елның 21 гыйнварына кадәр васыятегезне язып, gailya.mechet@gmail.com адресына юллагыз.

 

Электрон почтагыз булмаса, хат итеп тә язып сала аласыз. Адрес: 420025, Казан шәһәре, Җ.Фәйзи урамы, 2 йорт («Гаилә» мәчетенең үзенә дә кертеп чыгарга була).

 

Таләбе мондый: хатлар татар телендә, Times New Roman шрифтында, 14 кегль, 1,5 интервал белән җыелырга тиеш. Сул яктан – 30 мм, уң яктан – 10 мм, өстән һәм астан 20 мм ара калдырыгыз. Үзегез турында мәгълүмат язарга да онытмагыз.

 

Билгеле бер шәхесләрдән: язучы, шагыйрь, журналистлардан эшләр кабул ителми. Васыятьнамәнең шәхсән үзеңнеке булу да шарт итеп куела. Конкурста Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр катнаша ала.

 

Бәйге өч номинациядә уза: шигъри формада, чәчмә формада, публицистик язмалар.

 

Килгән эшләрне жюри бәяләп, 3 урын билгеләячәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

 

Йомгаклау тантанасы 2019 елның 26 гыйнварында узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар