Вакытыннан алда пенсиягә чыгарга кем лаеклы?

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ил хөкүмәтенә пенсия системасын камилләштерү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, анда укытучы һәм табибларны вакытыннан алдан пенсиягә чыгудан мәхрүм калдырырга тәкъдим ителә. Әкренләп аның өчен кирәкле стажны 25-30 ел түгел, ә 40 елга кадәр күтәрмәкчеләр. Россиялеләрнең күбесе бу тәкъдимгә каршы чыга.


Ләкин укытучыларның вакытыннан алдан пенсиягә чыгу хокукын, табибларга караганда, күбрәк яклаганнар. Моны Superjob тикшеренүләр порталы анализлаган.


Ил халкының күбесе Министрлык тәкъдим иткән инициативаны хупламый: укытучыларның иртәрәк пенсиягә чыгуларын яклап сораштырылучыларның өчтән икесе чыккан. Ә табибларны респондентларның 59 проценты яклый. Халыкның 14 проценты – укытучыларга, ә 18 проценты табибларга вакытыннан алда пенсиягә чыгу срогын арттырырга кирәк, дип уйлый.


Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдименә каршы чыгучы россиялеләр укытучы һәм табиб хезмәтенең никадәр катлаулы булуын ассызыклый. “Укытучы хезмәте бөтен көчеңне биреп эшләү, эшкә баш-аягың белән чумуны сорый, җитмәсә анда һәрвакыт нервларга йөкләмә килә, укытучы эше – иң игелекле, ләкин иң аз күләмдәге хезмәт хакы булган хезмәт”, – ди алар. Ә табибларның эшен исә зарарлы җитештерү сәнәгате белән чагыштыралар, анда психологик яктан йөкләмә көчле, диләр.


Проектны хуплаучы кешеләр исә теләсә нинди һөнәр иясенең вакытыннан алда пенсиягә чыгуына каршы килә. Гомумән алганда, россиялеләрнең дәгъвалары шушы ике профессия вәкилләренең кимчелекләренә түгел, ә илнең белем бирү һәм медицина системасындагы җитешсезлекләре белән бәйли. “Сәбәп бер генә – олы яшьтәге укытучы балаларга белем бирә, ә яңалары, гадәттә, шаблон буенча эшли; Безнең округта табиблар бармак аша карап эшли, хезмәт хаклары зур, социаль пакетлары да бар аларның” дигән фикерләр дә очрый.


Сораштыруда респондентлар шәхси тәҗрибәләреннән чыгып та эш йөртә. Чөнки хөрмәткә лаек ике профессиядән россиялеләр күбрәк укытучыларны яклап чыга. Мөгаен, моңа укытучыларның яхшы белем бирүләре дә, табибларның начар итеп дәвалау нәтиҗәсе дә тәэсир итми калмагандыр.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3617
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1099
    4
    87
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10958
    5
    74
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6132
    0
    63
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4398
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан