Логотип
Яңалыклар

Уругвайның спорт министры Фернандо Касерес Казанда

Уругвайның спорт министры Фернандо Касерес Казанга килеп, бүген Уругвай һәм Татарстан республикасы футболының үсү тарихын чагылдыручы фотокүргәзмә белән танышып чыкты. 
Әлеге күргәзмәдә  30нчы ел хроникасын күреп булды. Бу елны Уругвайда беренче тапкыр Футбол буенча дөнья чемпионаты узган.

Фернандо Касерес Татарстанның спорт министры Владимир Леоновка рәхмәтен белдерде, үзләрен Казанда бик җылы кабул иткәннәрен билгеләп үтте.

Бүген исә Казанда беренче матч уза. “Казан-Арена”да Австралия һәм Франция командалары көрәшә. 
Уругвай министры кайсы команда өчен җан атасыз дигән сорауга: “Австралиядә уругвайлылар яши, ә Франция белән уртак тарихи тамырлар бар, лицейда укыганда француз телен өйрәндем. Кайсы команда гына җиңмәсен, куанам гына”, - диде Фернандо Касерес.

Россия–Уругвай матчы булганда,  Россия дә, Уругвай да группадан чыксын дип, теләп торыйк”, - дип әйтте.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар