Логотип
Яңалыклар

Уразаның соңгы көнендә Мөфти туры эфирда Коръәнне хәтем кылуны төгәлли

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк».

Иртәгә Рамазан аеның соңгы көне. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин туры эфирда дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, Коръән хәтем кылуны төгәлләячәк. Иртәгә ул изге китапның соңгы сүрәсен укый.

Коръән хәтем кылуны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан онлайн рәвештә 12.30 сәгатьтә «Рамазан – 2020: төп сораулар» рубрикасында һәм нәзарәтнең Инстаграмдагы аккаунтында – @dum_rt туры эфирда карарга мөмкин.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк».

Хәтем кылуны уразаның беренче көнендә, 24-нче апрельдә, 12 сәгать 30 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәргән иде. Соңрак аңа хафизлар Булат хәзрәт Мөбарәков, Илнур хәзрәт Хәйруллин, хәдис белгече Нурислам хәзрәт Вәлиуллин кушылды. Коръән укыр алдыннан Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында хәдисләр сөйләп, аңлатмалар бирелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар