Логотип
Яңалыклар

Ульян хатын-кызлары сөлге чигәргә онытмаган әле

Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы төрле төбәкләрдә яшәүче уңган, оста куллы гүзәл затларыбыз арасында милли бизәкле сөлге чигү буенча конкурс игълан иткән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы төрле төбәкләрдә яшәүче уңган, оста куллы гүзәл затларыбыз арасында милли бизәкле сөлге чигү буенча конкурс игълан иткән иде.
Ульяновск өлкәсенең тырыш, булдыклы татар хатын-кызлары әлеге конкурска бик теләп кушылды. Тиз арада төрле авыл-районнардан күз явын алырлык сөлгеләр килә дә башлады. 
– Өлкәбезнең дистәдән артык районыннан – Иске Кулаткы, Инза, Мәләкәс, Ульяновск, Николаевка, Сенгилей, Карсун, Чардаклы һәм Новоульяновск шәһәреннән безнең төбәк мишәрләренә генә хас милли бизәкле сөлгеләр алдык. Араларында озак еллар сандык төбендә ятканнары да, бәйгегә дип махсус чигелгәннәре дә бар. Әлеге районнарның «Ак калфак» җитәкчеләренә олы рәхмәтемне белдерәм, – ди Ульяновск өлкәсе хатын-кызлар лидеры Кәримә Алиуллина.
Ниһаять, жюри әгъзалары сөлгеләргә бәя биреп, урыннар да билгеләделәр. 
Беренче урын Инза районы һәм Димитровград шәһәренең «Ак калфак» оешмасына бирелде. Ә Новоульяновск шәһәренең «Ак калфак»ы икенче урынга лаек булды.
Сенгилей районы «Ак калфак» хатын-кызлары өченче урынны алды. 
Иң матуры дип Роза Фәхриева чиккән сөлге табылды һәм аның сөлгесе Казанда узачак «Сабан туе күрке – чиккән сөлгем» күргәзмәсенә юлланды.
Барлык җиңүчеләр дә истәлекле бүләкләр алды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар