Логотип
Яңалыклар

Уфа-Казан арасы

Бу көннәрдә Казанда Башкортстан татар шигърияте көннәре уза. Исемнәре дә, шигырьләре дә Татарстан укучыларына яхшы таныш булган Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәррисова, Нурлан Ганиев, Мөнир Вафин, Рабит Фәтхи, Ирек Галин, Венер Фәттахов, Рәсим Рәхмәтулла, Рита Галиева, Фатыйх Сайфраннар килгән... Татарстан язучылары берлегендә узган сөйләшү, Разил Вәлиевнең иҗат кичәсендә мәртәбәле кунаклар булып утыру, Казанның тарихи урыннары белән танышып йөрү, «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары катнашында үткән «Шигырь һәм җыр бәйрәме»  – болар һәркайсы   күңелләргә якты мизгелләр булып язылыр, әлбәттә. 
Ә менә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Утырышлар залында кунакларның Татарстанда нәшер ителүче журнал мөхәррирләре белән очрашуы ике як өчен дә кирәкле, файдалы сөйләшү булды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов киләчәктә Башкортстан һәм Татарстан язучылары белән берлектә үткәрелә торган чаралар планы белән таныштырды. Ике республика чигенә урнашкан Актаныш һәм Илеш районнарында язучылар белән очрашулар үткәрү, шулай ук Башкортстан язучылары өчен Болгарга сәяхәт оештыру идеяләрен сөйләшүдә катнашучылар хуплап кабул итте.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров «Татар кызы» конкурсының быел Уфада узачагын хәбәр итте, Казанда урнашкан югары уку йортларына Башкортстанның татар яшьләрен күбрәк тарту мәсьәләсен күтәрде. Бөтендөнья татар конгессы рәисенеә чит төбәкләр белән эшләүче урынбасары Марс Тукаев: «Башкортстанда миллионнан артык милләттәшебез яши. Конгресс уздырган бөтен чараларда иң зур делегация Башкортстаннан килә», – дип, күршеләребезнең эшләренә тукталып үтте. Татар матбугатын Башкортстанда тарату проблемасын хәл итү юлларын да бергәләп эзләделәр. «Башкортстан районнарында яшәүче милләттәшләребез белән турыдан-туры аралашу кирәк», – дигән уртак фикергә килделәр. «Казан утлары», «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф», «Шәһри Казан» журналистлары үз басмалары белән якыннан таныштырдылар, Башкортстан укучылары белән элемтәләре турында сөйләделәр. Туган тел, милләт язмышы әңгәмәдә кызыл җеп булып сузылды. Очрашу шигырьләр белән аралашып барды.

Мин Башкортстаннан язып ятучы авторларыбызны барлап утырдым. Фәридә апа Кудашева белән әңгәмәләр, Гөлнур Сафиуллинаның «Яратып туймыйча китәбез...» язмасында урын алган Әнгам Атнабаев хатлары...  Дилә Булгакова, Халисә Мөдәррисова, Рафига Усманова шигырьләре, хикәяләре... Укучыларыбыз Халисә Мөдәррисованың «Балан» җыры тарихын аеруча яратып кабул иттеләр. Юк, иң башта без, редакциядә эшләүчеләр, күз яшьләре аша укыдык аны. Әнә, Халисә ханым үзе сөйли: «Җырым турында «Сөембикә»дә чыккан язмамны әле һаман рәхмәтләр әйтеп искә төшерәләр, журнал кулдан-кулга йөри, үземә килеп эләккәне дә юк», – ди. Шул ук вакытта ул татар матбугатының Башкортстанда аз таралуына борчылуын сиздерде. Бергәләп эшләү юлларын табарга кирәк, диде.
Әнгам Атнабаевның мәгълүм шигырь юллары искә төшә:
Казанны сагынып барам да,
Уфамны сагынып кайтам...


Без дә:
Уфаны сагынып барам да,
Казанны сагынып кайтам,
– дип әйтерлек итеп, гел күрешеп, аралашып яшәсәк иде. Туган телебезне, матбугатыбызны, китапларыбызны, җырларыбызны бергәләп сакласак иде.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар