Логотип
Яңалыклар

​Удмуртиядә узган «Татар кызы» конкурсы

Бу ялларда Ижевск шәһәрендә «Татар кызы-2015» IV татар кызлары Республика матурлык конкурсы узды. Анда Түбән Кама, Азнакай, Ижевск, Можга, Яңавыл (Янаул) шәһәрләреннән 16-24 яшьлек 12 кыз катнашты.

Конкурс кысаларында кызларга үзләрен иҗади яктан күрсәтү, татар телендә эссе язу һәм мөстәкыйль рәвештә тудырылган образ дефелесын тәкъдим итү шарты куелган иде.
Катнашучыларның һәркайсын махсус номинацияләрдә билгеләп үттеләр. «Татар кызы-2015» титулын исә Татарстанның Азнакай районыннан 21 яшьлек Алия Илаева яулады. Аңа кулдан эшләнгән калфак бүләк ителде. Моннан тыш, Алия конкурсның ел саен мәгълүмати партнеры булган «Татар-информ» МА истәлекле бүләгенә дә ия булды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/03/30/107849/

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар