Логотип
Яңалыклар

Тукай белән күзгә-күз: шагыйрь һәйкәленә чәчәкне Президент үзе генә салды

Бүген татар дөньясы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен һәм Туган тел бәйрәмен билгеләп үтә. 

Бүген татар дөньясы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен һәм Туган тел бәйрәмен билгеләп үтә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көнне ел да иртән Габдулла Тукай скверына куелган Тукай һәйкәленә чәчәкләр сала. Быел да ул гадәт үзгәртелмәде: иртәнге киңәшмәдән соң Президентыбыз чәчәкләр белән Тукай скверына килде. Башка еллардан аермалы буларак, быел һәйкәл янында ул үзе генә иде.

Президентның матбугат җитәкчесе башлыгы Лилия Галимова бу уңайдан: «Үзизоляция режимының бөтен җаваплылыгын  аңлаган хәлдә, Рөстәм Миңнеханов әлеге традицион чараны республика җитәкчелеге белән бергә үткәрмәскә карар кылды. Президент һәйкәлгә чәчәкне үзе генә куйды», – диде.   


Махсус санэпидемиологик хәл аркасында башка бәйрәм тантаналары да үткәрелмәячәк. Туган тел көне уңаеннан планлаштырылган чараларның барысы да онлайн-форматта узачак.

Тукаебызга баш иючеләр Тукай скверында бүген тагын булды әле. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, берәм-берәм килеп,  шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салып киттеләр. 

Фото: tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар