Логотип
Яңалыклар

«Туган тел» форумы

12-14 ноябрь көннәрендә Казанда I Бөтенроссия «Туган тел» форумы узачак. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә оештыра, һәм ул беренче тапкыр үткәрелә.

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800 гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы. 

Болар хакында журналистлар өчен матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ассоциациясе рәисе Рузилә Фәттахова тулырак итеп сөйләде. 

«Тәрбия, белем, тел» шигаре белән узачак «Туган тел» форумы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, мәгариф өлкәсендә эшләүче белгечләр, вуз укытучылары, дәреслек авторлары өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булачак. Шушы чарага махсус әзерләп чыгарылган, бик күп документларны, кирәкле мәгълүматларны үзенә туплаган җыентык – татар теле һәм әдәбияты укытучысының өстәл китабы – форум кунакларына таратылачак. Делегатлар Казан һәм Казан Кремле белән танышачак, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектаклен караячак. Шулай ук Арча районы мәктәпләрендә төрле педагогик остаханәләрдә катнашу, милли гореф-гадәтләр белән танышу, татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-классларда үзеңне сынау да программага кертелгән. 14 ноябрьдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Пленар утырыштан соң укытучылар методик мәйданчыкларда эшләячәк. Киләчәктә Туган тел форумы Бөтенроссия күләмендә һәр ел саен уздырылачак.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар