Туган илгә кайта алмаучы милләттәшебезгә ярдәм кирәк

Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр. Яши-яши моның хаклыгына инанасың. Рәхмәт әйтерлек булгач, синең эшләгән эшең изге, саваплы гамәл, димәк.
12 февральдә, кичке ҖИДЕНЧЕ ЯРТЫДА, Тинчурин исемендәге театрда танылган җырлар авторы Ирек Габдрахмановка туган илгә кайтырга ярдәм итү максатыннан «Җырлы язмыш» дип аталган хәйрия концерты оештырыла.
Концертта катнашалар: Миләүшә Хуҗина, Римма Никитина, Нияз Мәгасумов, Алмаз Хәсәнов, Риназ Мостафин, Илнур һәм Алия Сәхбетдиновлар, Марат Яруллин, Раниф Вахитов, Илсөяр Зарипова, Марсилия, Фирүзә Сибгатуллина, Сара, Рәсим Низамов, Гүзәлия, Гөлназ Шакирова, Марат Фәйрушин, Гүзәл ханым, Нурия Ярмөхәммәтова, Резедә Бүләкова, Фәнил Вакказов, Гөлнара Габидуллина.
Концертны оештыручылар: Арча якташлар җәмгыяте, Кәрим Тинчурин театры, «Мең рәхмәт» хәйрия проекты.
Ирек Габдрахманов – йөзләгән җырлар авторы. Аның җырларын Айдар Галимов, Рәсим Низамов, Габделфәт Сафин, Ландыш, Гүзәлия, Филүс Каһиров кебек танылган артистлар башкара. Иҗат кичәсен оештыру аның күптәнге хыялы. «Җырлы язмыш» концерты 28 ноябрьдә узган «Мең рәхмәт» хәйрия фестиваленең дәвамы булып тора.
Ирек әфәнде тумыштан ук җитди чирдән интегә. Бүген аның гәүдә авырлыгы 300 килограмм! Германиягә дәваланырга өметләнеп барган булган. Тик хәзер туган иленә кайта алмый тилмерә, чөнки аны бер генә компания дә үз самолетына утыртырга риза түгел. Моның өчен махсус сертификат кирәк. Хәйрия концертыннан җыелган акча аны илгә кайтару һәм туган авылындагы йортын кеше яшәрлек хәлгә китерү өчен тотылачак.
Ирек Габдрахманов безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Туган ягының яшел болыннарын, зәңгәр күкләрен тагын кабат күрергә булышыйк без аңа.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.