Логотип
Яңалыклар

Туган авылында бушка концерт куйган Ришат Төхвәтуллин: “Акчага гына табынып яшәргә кирәкми”

Җырчы Ришат Төхвәтуллин туган авылы - Башкортстанның Туймазы районы Карамалы Гобәй авылында тәүге тапкыр бушка концерт куйды. Җырчы туган ягында концерт куярга күптәннән хыялланса да, гастрольләр графигының тыгыз булуы моңа комачау иткән.


- Ришат, гадәттә, синең концертыңа билет алу кыен, чөнки билетлар тиз сатылып бетә. Ә авылыңда бушка концерт куйгансың. Халык сыеп бетә алдымы?


- Концерт көне алдан билгеле булса да, афишаларны концертка ике көн кала гына урнаштырдык. Алары да авыл эчендә генә куелды, чөнки артык шау-шу куптарырга теләмәдек. Авылдагы Мәдәният йорты зур түгел, бөтен халыкны да сыйдырып булмас иде. Карамалы Гобәй клубы концерт башланырга кала 2 сәгать алдан ук шыгрым тулды. Кемдер хәтта үз урындыгы белән килде. Иң күңеллесе һәм сөендергәне - балаларның күп булуы. Яшьләр аягүрә басып карады. Өлкән яшьтәге кешеләрнең, яшүсмерләрнең һәм балаларның Туймазыга яки Бәләбәйгә барып концерт карау мөмкинлеге юк. Ә минем өчен аларның иҗатымны бәяләве, үз фикерен белдерүе бик мөһим. Бигрәк тә мәктәп яшендәге балаларны концертымда күрергә теләдем.


- Туган авылың халкы алдында җырлау авыр түгелме? Ничек кабул иттеләр сине?


- Туган ягымда мине бик матур һәм җылы кабул иттеләр. Үзем дә рәхәтләнеп чыгыш ясадым. Таныш йөзләргә карап җырлавы бик җиңел, алар миңа көч-дәрт биреп утырды! Шуңа күрә дулкынлану хисләре концерт башлануга ук юкка чыкты. Үземне балачакка кайткандай хис иттем. Залда сыйныфташларым, укытучыларым, күршеләрем, туганнарым, күрше авыл кунаклары бар иде.


- Балачагыңда Карамалы Гобәй авылының Мәдәният йортында чыгыш ясаганың булдымы?


- 4нче сыйныфтан бирле Мәдәният йортында үткәрелгән барлык чараларда актив катнаштым. Авыл клубы безнең өчен икенче йортыбыз иде. Әнием биредә 20 ел җитәкче булып эшләде. Сәнгатькә беренче адымнарымны нәкъ менә шушы сәхнәдә ясадым. Аллага шөкер, бүгенге көндә авылыбызда халкыбызның милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте, теле саклана.


- Ришат, кайбер артистлар авылларда концерт кую чыгымлы дип саный. Бу фикер белән килешәсеңме?


- Танылган артистларның барысы да диярлек авылдан чыкса да, зур сәхнәдә, шәһәрдә чыгыш ясарга омтыла. Авылда концерт кую керем китерми, дип уйлаучылар бар. Ләкин, минемчә, авылларда да концертлар куярга кирәк. Акчага гына табынып яшәргә кирәкми. Кайвакыт ул хакта онытып тору зарур.


- Карамалы Гобәй халкын киләчәктә дә концертларың белән сөендерәчәксеңме?


- Авылдашларыма зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Мин генә түгел, төркемемдә эшләүче егетләр-кызлар да бу концерттан әйтеп бетергесез хис-кичерешләр белән китте. Киләчәктә дә туган ягымда концерт куярмын дип өметләнәм, Алла теләсә!

 
чыганак: http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар