Логотип
Яңалыклар

Тубылда себер татарларының «Искер җыен» тарихи-мәдәни мирас халыкара фестивале җитә

7-9 август көннәрендә Тубылда себер татарларының сигезенче тапкыр «Искер җыен» тарихи-мәдәни мирас халыкара фестивале уздырыла. Чара, традицион рәвештә, Себер ханлыгы башкаласы Искер территориясендә оештырыла. Аны Төмән өлкәсенең «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Фестивальнең беренче көнендә «Искернең тарихи язмышы» темасына бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыру күздә тотыла. Анда себер татарларының тарихы, тарихи истәлек-һәйкәлләрне, каберлекләрне саклау һәм мәңгеләштерү юллары һ.б. мәсьәләләр турында чыгышлар булыр дип көтелә. Шулай ук себер татарларының телен саклау мәсьәләсенә дә игътибар биреләчәк. Бу тема Ямалда яшәүче татарларны да борчый. Аерым алганда, Салехард шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтариятының җирле «Ватан» иҗтимагый оешмасы рәистәше Хәсәнә Баязитова чыгышы бу мәсьәләләгә багышлана.

Әлеге оешманың рәисе Луиза Шәмсетдинова, бу төр фестивальләрнең себер татарларының милли традицияләре, мәдәнияте яңарышына этәргеч биреп кенә калмыйча, күп милләтле Россиянең башка халыклары белән якынаюына да ярдәм итә, дигән фикердә.

Фестиваль кысаларында үзешчән коллективлар, башкаручылар, һөнәрчеләр, милли аш-су осталары арасында бәйгеләр уздыру, милли көрәш, ат чабышлары, шулай ук «Уйна, гармун» конкурсы оештыру ниятләнә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/29/111773/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар