Логотип
Яңалыклар

Цифралы ТВга ничек күчәргә һәм төбәк каналларын ничек югалтмый калырга?

2019 елның 14 октябреннән Россиянең 21 төбәгендә аналоглы федераль каналларны трансляцияләү туктатыла.

2019 елның 14 октябреннән Россиянең 21 төбәгендә аналоглы федераль каналларны трансляцияләү туктатыла. Заманча кабул итү җайланмасы турында алдан ук кайгырткан телевизор караучылар 20 цифралы телеканалларны карый алачак. Һәм алай гына да түгел әле. «Аналог»та берничә федераль канал, шулай ук төбәк каналы да кала.

 

Цифралы эфир телевидениесенә ничек тоташырга һәм төбәк, муниципаль каналларны аналог форматында кабул итүне ничек югалтмаска?

 

Цифралы эфир телевидениесе дециметрлы дапазонда DVB-Т2 цифралы телетапшырулар стандартында трансляцияләнә.

 

Төбәк һәм мунципаль каналлар төрле районнарда метрлы һәм шулай ук дециметрлы диапазоннарда трансляцияләнә ала. Ягъни «аналог»та да, «цифра»да да. Ә ничек кабул итәргә? Иң яхшы юл: барлык дулкындагы антенна (всеволновая антенна). Аның ярдәмендә сигналны берьюлы ике диапазонда кабул итәргә мөмкин.

 

Күпфатирлы йортларда иң кулай ысул – йорт түбәсенә коллектив антенна кую (СКПТ). Ул шулай ук бер үк вакытта метрлы һәм дециметрлы диапазоннарны кабул итә ала. Андый гомуми антеннаны тоташтырыр өчен йортлар идарәсе компаниясенә яки антенналар паркына хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Хәзер нәрсә эшләргә?

 

Сезнең телевизор экраннарында «А» хәрефе бармы икәнен тикшерегез. Ул хәреф аналоглы телеканалларда 10 логотибы белән янәшә урнаштырылган. Әгәр «А» хәрефе экраннарда юк икән, сез эфирны «цифра»да, кабельда яки спутник аша карыйсыз. Сездә бернәрсә дә сүнмәячәк, приставка сатып алу кирәкми.

 

«А» хәрефен күрсәгез, «цифра»лар ягына күчәргә кирәк. Тоташыр өчен махсус белем һәм күнекмәләр кирәк түгел.

 

Яңа стандарт сигналын кабул итәр өчен нәрсәләр кирәк:

 

1) сезнең торак пунктта цифралы эфир трансляциясе булу (сез моны карта.ртрс.рф сайты аша белә аласыз)

  1. DVB-Т2 стандартындагы телевизор һәм дециметрлы диапазонда кабул итүче антенна булу шарт. Андый җайланма булмаса, аны алырга (телевизорны алыштырганчы, тиешле характеристикалы приставка булдырырга) кирәк.

  2. Цифралы эфир телевидениесен көйләү өчен телеканалның автоэзләгечен (автопоиск) эшләтергә кирәк. Кул режимында (ручной режим) да көйләп була.Аның өчен ешлыкны һәм телевизион канал номерын кертергә генә кирәк. Аны РТРС рәсми сайтында «Строительство сети цифрового ТВ» бүлегендә яки карта.ртрс.рф сайтыннан белеп була. 

     

Мин ЦЭТВны караганны ничек белергә?

 

Бер гади юлы бар: әгәр сез «Карусель» каналын күрсәгез, сез чыннан да «цифра»да. Бу телеканал аналог форматында трансляцияләнми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар