Логотип
Яңалыклар

Цифралы телевидениегә күчәргә 9 көн вакыт калды. Антеннаны ничек көйләргә?

Цифрлы телевиденигә күчәргә 9 көн вакыт калды. Бүген сүз антеннаны көйләү хакында барыр.

Антеннаны ничек җыярга кирәге гадәттә инструкциядә йә тартмасында язылган була. Сатып алганда инструкцияне дикъкать белән укыгыз! Антеннаны кайда урнаштырырга һәм телевизор яхшы күрсәтсен өчен аны ничек тоташтырыга икәненә игътибар итегез.

 

Антеннаны телевизорга цифралы DVB-Т2 стандартына туры китереп тоташтырырга кирәк. Әгәр телевизорыгыз 2013 елдан да алдарак алынган булса, DVB-Т2 стандартына туры килмәсә, цифралы приставкасыз булмый. Антенна телевизорга һәм приставкага коаксиль кабель ярдәмендә тоташтырыла, ул күп антенналарның комплектында ук була. Кабельне аерым сатып алырга да мөмкин. Сатып алганда цифралы эфир ТВны кабул итәме, бина эчендә генә куеламы, әллә урамга куярга да ярашлымы икәнен тикшерергә кирәк.

 

Антеннаны дөрес көйләү өчен аны башня ягына каратып боралар. Тышкы антенна булса, тиешле югарылыкка күтәрергә кирәк. Интернетыгыз булса, карта.ртрс.рф. сайтында цифралы эфир ТВ картасына мөрәҗәгать итә аласыз. Сезнең төбәктәге барлык цифралы объектлар бар анда. Якындагы РТРС телебашнясы кайсы якта урнашкан, антеннагызны шул якка таба борып куегыз. Антеннаны дөрес юнәлешкә көйләр өчен компастан файдаланыгыз.

 

Күршеләрегезнең антенналарына да игътибар итегез, алар кай якка таба каратып куйганнар икән? Мөгаен, антеннаны көйләгәндә, алар телебашняның кайда булуын чамалагандыр.

Бу эшләрне тәмамлагач, каналларны автокөйләүгә куегыз. Төбәк каналын карарга теләсәгез, җирле тапшыруларга көйлисегез килсә, аның кайсы диапазонда эшләвен ачыклагыз.

Теги: цифровое телевидение

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар