Логотип
Яңалыклар

Цифралы телевидение сигналы тотмый икән, хакимият акча бирәчәк 

14 октябрьдән Татарстан  цифралы телевидениегә күчә.

 

14 октябрьдән Татарстан  цифралы телевидениегә күчә. Ландшафт белән бәйле рәвештә кайбер районнардагы авылларга бу сигнал барып  җитә алмый. Шуңа күрә спутник тарелкалары алу өчен Татарстан хакимияте  хуҗалыкларга 7300 сум күләмендә субсидия түлиячәк. (Торак пунктлары исемлеге.) 

 

Татарстанда 160  торак пунктларында  цифралы телевидение сигналлары начар тотыла яки бөтенләй барып җитә алмый. «Алардагы 12 мең хуҗалык яки 92 проценты кабельле яки спутник телевидениесенә тоташкан. 8 проценты аналог телевидениесе карый», – дип хәбәр итте Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры  Айрат Хәйруллин. Цифралы телевидениегә күчү өчен әлеге хуҗалыкларга махсус приставкалар да ярдәм итмәячәк. Спутник телевидениесе сигналы тоту өчен  җиһазлар сатып алырга туры киләчәк. Билгеле булганча, әлеге «тарелкалар» очсыз түгел.  Ә кешеләр телевизор карау өчен нигә акча түләргә тиеш? Бу уңайдан Татарстан хакимияте цифралы телевидение сигналы начар тотылган яки бөтенләй булмаган  урыннарда яшәүче аз керемле  гаиләләргә акчалата ярдәм итә. Исәпләүләр буенча,  республикада 560 хуҗалыкка  бер тапкыр 7300 сум акча биреләчәк. Моның өчен җиһазны  сатып алу һәм урнаштыру хакындагы  документ һәм  гаиләдәге һәр кеше башына тигән керем турындагы белешмәне агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча материаль ярдәм күрсәтүче республика үзәге бүлекләренә тапшырырга кирәк.  

Цифралы телевидение сигналы начар тотылган  яки бөтенләй булмаган  торак пунктлар исемлеген мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтыннан карарга була: http://mic.tatarstan.ru/rus/naselennie-punkti-vne-zoni-tsifrovogo-efirnogo.htm 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар