Логотип
Яңалыклар

Цифралы җанисәп өчен талисман 

Илкүләм конкурста катнашып, 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу талисманын иҗат итүчеләрнең эшләрендә җәнлекләр һәм кошлар, мифик һәм реаль образлар аеруча еш очрый. Россиянең 74 төбәгеннән 500 дән артык автор үз идеяләрен җибәргән. 

 

 

Илкүләм конкурста катнашып, 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу талисманын иҗат итүчеләрнең эшләрендә җәнлекләр һәм кошлар, мифик һәм реаль образлар аеруча еш очрый. Россиянең 74 төбәгеннән 500 дән артык автор үз идеяләрен җибәргән. 

 

10 февральдә 12:00 сәгатьтә җанисәп талисманына конкурста эшләр кабул итү тәмамланды. Җиңүче ике этапта ачыкланачак: ачык тавыш бирү юлы белән һәм жюри сайлавыннан чыгып. Бөтенроссия халык санын алуның рәсми сайтында (strana2020.ru) теркәлгән һәркем үзенә ошаган эшкә тавыш бирә ала. Конкурста җиңүче 60 мең сум күләмендә приз алачак, ә ул иҗат иткән талисман Бөтенроссия халык санын алуның эмблемасы булып китәчәк. 

Конкурста катнашучылар 900 дән артык эш тәкъдим итә. Мәскәү, Ленинград һәм Саратов өлкәсендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәткән. Кайбер конкурсантлар икешәр-өчәр эш җибәргән. 

Бөтенроссия халык санын алу талисманы ике параметрга туры килергә тиеш. Беренчедән, халык санын алуның ил киләчәге өчен әһәмиятен җиткерү, икенчедән, кайда яшәвенә, нинди телдә сөйләшүенә, кайсы милләт, кайсы дин вәкиле булуына карамастан, һәр россияле өчен якын һәм аңлаешлы булу. 

Тәкъдим ителгән эшләр арасында аю, тычкан һәм эт образлары лидерлык итә. Күпләр өчен Бөтенроссия халык санын алу символы кошлар аша белдерелә. 20 ләкләк, 15 ябалак, 2 сәмруг кош һәм 1 үрдәк сурәте килү шул хакта сөйли. Конкурсантларның өчтән бере ВПН-2020 нең беренче цифралы җанисәп икәнен  күздә тотып, үз талисманнарын электрон планшетлар һәм смартфоннар белән баеткан. 

Җиңүче талисман сурәте Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе барышында барлык басма, мәгълүмати һәм реклама продукциясендә файдаланылачак. Җанисәп символы кем буласын тиздән белербез. Ошаган талисманга 11 февральдән 21 февральгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. 

Иң мөһиме: бары бер генә эшкә тавыш бирергә мөмкин! 

Иң күп баллар җыйган катнашучыларның шорт-бите формалаштырылачак.  Шулар арасыннан жюри финалистларны сайлый. 

2020 елның 28 февраленнән соңга калмыйча конкурска йомгак ясалачак.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар