Төркиядә татар мәгърифәтчесен олыладылар

Төркиянең Әнкара каласында татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри истәлегенә багышланган фәнни симпозиум булып узды. Педагог, этнограф, тарихчының 190 еллыгы уңаеннан ТӨРЕКСОЙ оешмасы Казан Федераль университеты галимнәрен үзләрендә кабул итте.

Үзеннән соң бихисап мирас калдырган галимгә багышланган симпозиумда Каюм Насыйриның халыкка хезмәте, төрки дөнья мәдәниятына керткән өлеше хакында фикер алыштылар. Аның хезмәтләре төрки дөньяның хәзерге заман галимнәренең игътибар үзәгендә.

ТӨРЕКСОЙ Генераль секретаре урынбасары, профессор Фырат Пурташ та татар мәгърифәтчесенең исемен халыкара дәрәҗәдә олылавын юкка гына түгелен әйтте. «Ул үз халкына фидәкарьләрчә хезмәт итүе, туган телне, мәдәниятны пропагандалавы белән билгеле. Каюм Насыйриның бар тормышы һәм фәнни иҗаты милләтара мәдәни диологка чакыра, халыклар мәдәниятын баета», - диде Фырат Пурташ.

КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты Рәдиф Җәмәлетдинов үз чыгышында татар мәгърифәтчесе турында халыкара трибунадан аваз салырга мөмкинлек биргәннәре өчен ТӨРЕКСОЙ оешмасына олы рәхмәтен җиткерде.

Татарстан һәм Төркия галимнәре Каюм Насыйри тормышындагы һәм эшчәнлегендәге моңарчы мәгълүм булмаган фактлар белән дә уртаклашты. Казаннан Рәдиф Җәмәлетдинов, Әлфия Йосыпова, Таһир Гыйләҗев һәм башкаларның фәнни докладлары симпозиумдагыларда зур кызыксыну уятты.

Истамбул һәм Әнкараның югары уку йортларында Казан делегациясе  белән берлектә Каюм Насыйри институтын (2014 елда төзелде) тәкъдим итү чаралары да узды. Мәгълүм булганча, Каюм Насыйри институтының филиаллары Мәскәү, Астана калаларында ачылды. Якын киләчәктә мондый үзәк Төркиянең берәр университетында да эшли башлаячак. Төркиядәге коллегаларыбыз хәбәр иткәнчә, үзәк базасында татар теле һәм мәдәнияты укытылачак.

Сылтама: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/44524-t%D3%A9rkiyad%D3%99-tatar-m%D3%99g'rif%D3%99tchesen-olyiladyilar.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    7793
    1
    107
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    6235
    1
    96
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    4989
    4
    76
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4156
    5
    47
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    7409
    1
    43
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...