Логотип
Яңалыклар

Төрки яшьләрнең II фестивале кабат Казанда уза

7-12 октябрь көннәрендә Казанда II Төрки яшьләр фестивале узачак. Әлеге уңайдан Татарстанга дөньяның төрле кыйтгаларыннан төрки телле яшьләр җыелачак.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылган проект «Идел» яшьләр үзәге базасында уза. «Төрки яшьләр фестивале безнең иң яшь проектлардан санала, - ди «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина. - Фестиваль узган ел старт алган иде. Мәгълүм булганча, Казан - төрки мәдәни башкала буларак билгеләнгән иде. Әлеге тарихи вакыйга безгә 1992 елда узган төрки яшьләр корылтаен искә төшерде һәм без төрки яшьләрне чал Казаныбызда кабат очраштырырга ниятләдек. Казан төрки яшьләргә тәҗрибә алмашу, туплау өчен менә дигән мәйдан. Бездә мәдәнияткә дә, спортка да зур игътибар бирелә. Ел саен Казанда Төрки яшьләр фестивален оештырачакбыз».

Быел фестивальгә Россия Федерациясе һәм чит илләрдә эшли торган 28 оешмадан 70кә якын делегат килүе көтелә. Әзербайҗан, Башкортстан, Кыргызстан, Гагаузия, Казахстан, Төркия, Хакасия һ.б җирләрдән яшь төрки лидерларны һәм активистларны кабул итәргә җыеналар. Алты көн дәвамында кунакларны Татарстандагы мәдәни, мәгариф, спорт, инновацион, яшьләр сәясәте проектлары белән таныштырачаклар,алар төрле очрашулар, мәдәни чараларда катнашачаклар. Татарстанның тарихи урыннарына сәяхәтләр дә көтелә.

- Безнең уртак проблема – туган телне саклау. Бу мәсьәлә без татарларны гына түгел, ә башка төрки халыкларны да борчый. Ни өчен фестивальне Казанда оештырабызмы? Чөнки төрки яшьләр Татарстан белән кызыксына. Казан каласын үз күзләре белән күрәселәре килә, - дип сөйләде Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең аппарат җитәкчесе Миләүшә Шарапова.

Кайчандыр төрки яшьләребез үзара татар телендә аралаша иде. Төрки корылтай эшчәнлеге дә татар телендә алып барылганлыгы мәгълүм. Кызганыч ки, хәзерге вакытта аралашу төрек һәм рус телләрендә булачак. Әмма проект авторлары татар теленә яңадан кайтачакбыз, дигән өметләрен дә җиткерде.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/49256-t%D3%A9rki-yashl%D3%99rne%D2%A3-ii-festivale-kabat-kazanda-uza.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар