Логотип
Яңалыклар

Төрки халыкларның “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале үз эшен төгәлләде

Төрки халыкларның “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале үз эшен тәмамлады.

Аңа кадәр фестивальнең пресс-үзәгендә матбугат конференциясе оештырылды. Анда “Нәүрүз”нең тәнкыйтьчеләр коллегиясе җитәкчесе, Шекспир иҗаты буенча белгеч Алексей Бартошевич, коллегиянең башка әгъзалары – театр тәнкыйтьчесе, драматург, Екатеринбургның Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары Олег Лоевский, театр тәнкыйтьчесе, Вс. Мейерхольд исемендәге үзәкнең арт-директоры Елена Ковальская, С.А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография университеты (ВГИК) мөгаллиме, “I.A.T.C” театр тәнкыйтьчеләренең халыкара ассоциациясе әгъзасы Кристина Матвиенко, театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов катнашты.

Алексей Бартошевич билгеләп узганча, фестивальдә жюри булмау һәм премияләр билгеләнмәү бик дөрес. “Бу очракта кемнең яхшырак, кемнең начаррак булуын бәяләү шешәне итек белән чагыштыруга тиң. Һәм гомумән, ярыш вакытында, кагыйдә буларак, киеренке хәл туа. Бу, үзе үк, фестивальнең асылына каршы килә”, – дип сөйләде ул.

“Нәүрүз”нең тәнкыйтьчеләр коллегиясе җитәкчесе сүзләренә караганда, фестивальнең атмосферасы бик яхшы булган. Бу, үз чиратында, тамашачыдан торган.

Алексей Бартошевич фикеренчә, чара кысаларында күрсәтелгән спектакльләрнең дәрәҗәсе шактый югары, шул ук вакытта алар төрле, бер-берсенә охшамаган булулары белән аерылып тора. “Бу спектакльне фестивальгә нигә алып килгәннәр инде?” дигән сорау тудырган бер генә спектакль дә булмады, дип шәрехләде ул бу уңайдан. Театр тарихчысы бүген күп кенә илләрдә, республикаларда театр милли үзаңны ныгыту, традицияләрне саклап калу чарасы булып торуына басым ясады. “Бу бик мөһим. Әмма киләчәктә әлеге театрларның дөнья театр процессына кушылуы да зарур, чөнки милли йомыклык театр өчен дә, тамашачы өчен дә бик куркыныч”, – диде ул һәм бу уңайдан фестивальләрнең үзара аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен гаять әһәмиятле булуын ассызыклады.

Алексей Бартошевич фестиваль барышында өлкән буын актерлар һәм яшьләр арасында билгеле бер дистанция булуына игътибар иткән. “Шул ук вакытта төрки театрларның яшь режиссурасы көчле. Бу, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография университеты исменә мактау сүзе буларак та яңгырый, чөнки бу яшь режиссерларның билгеле бер өлеше нәкъ менә әлеге уку йортында белем алган”, – дип сөйләде “Нәүрүз”нең тәнкыйтьчеләр коллегиясе җитәкчесе. Бу уңайдан, ул таҗик режиссеры тарфыннан М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлаган актерлар катнашында куелган кыргыз спектаклен аерып күрсәтте.

Елена Ковальская да театрның милли үзаң чарасы булуына игътибар юнәлтте. “Биредә күрсәтелгән һәм спектакль – театр һәм аудитория арасындагы диалог”, – дип билгеләп узды ул һәм үзенең шәхси шорт-битенә эләккән спектакльләрне атады. Иң яхшылар исемлегендә – Алтай Республикасының П.В. Кучияк исемендәге Горно-Алтайск милли драма театры тарафыннан куелган Лазарь Кокышевның “Туба” спектакле. “Биредә театр белгеченә дә, гади тамашачыга да аңлаешлы, универсаль театр теле табылган”, – дип, әлеге сәхнә әсәренең үзенчәлекләренә игътибар юнәлтте тәнкыйтьче. Елена Ковальскаяның югары бәясенә М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының “Кара йөзләр” спектакле дә лаек булды. Ул төрки тетарларның киләчәктә Европа, рус театрларына йогынты ясарлык дәрәҗәгә үсеп җитәчәгенә өмет баглады.

Нияз Игъламов, үз чиратында, “Нәүрүз” фестивалендә катнашкан театрларга рәхмәт белдерде. Ул чарага килә торган коллективларның профессиональлек дәрәҗәсе елдан-ел үсүгә игътибар юнәлтте. Бу уңайдан ул Әзәрбайҗан академик милли драма театрының күзгә күренеп яхшы якка үзгәрүен аерып күрсәтте. Нияз Игъламов әйтүенчә, тәнкыйть театр процессына турыдан-туры йогынты ясый, аны интеллектуальләштерә. Фестивальдә катнашкан интеллектуаль театрлар моның шулай икәнлеген тагын бер кабат исбатлый, дип ассызыклады ул.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/05/110171/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар