​Төрки дөнья Истанбулга җыела

23-15 апрель көннәрендә Истанбулда IV Бөтендөнья төрек форумы үткәрелә. Төрек Азия стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан оештырылган чарада «Иҗтимагый дипломатия, медиа, мәгълүмат», «Дәүләт структурасындагы үзгәрешләр, иминлек», «Төрки дөнья һәм диаспора өчен яңа перспективалар», «Җирле идарә» кебек темалар яктыртылачак. Шулай ук Чанаккале сугышына 100 ел тулу белән бәйле чыгышлар да булыр дип көтелә. Әрмәнстан проблемалары да телгә китереләчәк.

Форумны ачу тантанасында кунакларны Төркия Премьер-министры Бүләнт Арынч сәламләп чыгыш ясар дип көтелә. Форумда төрки дөньяның югары уку йортлары галимнәре, иҗтимагый оешмалар, дәүләт матбугат корылышлары вәкилләре, танылган дипломатлар, язучылар, хокукчылар катнаша.

Чара кысаларында төрки дөньяны ныгытуга өлеш керткән шәхесләрне “Кызыл алма” премиясе белән бүләкләү тантанасы оештырылачак.

IV Бөтендөнья төрек форумына Татарстаннан «Яңа гасыр» тележурналисты Раил Өметбаев һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтай чакырулы.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/04/20/108593/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7385
    0
    51
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3049
    3
    39
  • 4290
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3225
    1
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан