ТР Ветераннар берлеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановны президент праймеризларында катнашу өчен күрсәтте

Җәмәгатьчеләр республика үсеше стратегиясен хуплап, Татарстан лидерына ышаныч белдерде.
Казанда «ТР Ветераннары берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы утырышында Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат итеп күрсәтүгә кандидатура билгеләү буенча башлангыч партия эчендәге тавыш бирүдә катнашу өчен, Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы тәкъдим ителде.
Республиканың хәзерге лидеры кандидатурасын ТР Ветераннар берлеге комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев тәкъдим итте. Үз чыгышында билгеләп узганча, Татарстан илдәге республика Президенты вазыйфасына кандидат күрсәтү өчен башлангыч партия эчендәге тавыш бирүләрне иҗтимагый оешмалар үткәргән беренче төбәк булды. Ул искәртеп узганча, «Бердәм Россия» каршында инициатив төркем оештырыла, ул үз алдына башлангыч тавыш бирүнең мөмкин кадәр ачыклыгына тәэмин итү бурычын куя. 12 май көнне җәмәгатьчеләр 13 майдан 5 июньгә кадәр узачак президент праймеризларында катнашу өчен кандидатлар күрсәтү башлангынны игълан итте. Иҗтимагый оешма вәкилләре республика үсеше стратегиясен хуплап, Татарстанның бүгенге лидерына ышаныч белдерде.
«ТР Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы башлыгы Равил Хәкимов сүзләренчә, Р. Миңнеханов 10 ел дәвамында Татарстан Хөкүмәте белән уңышлы идарә итте, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе Минтимер Шәймиев мәктәбен узды. «Әлеге елларда республикада авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф өлкәсендә һәм башка тармакларда күп нәрсә эшләнде. Татарстан Президенты булгач та, ул республика Россиядә әйдәп баручы позицияләрне биләсен өчен хезмәт итте. Минемчә, аның Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев алдында да дәрәҗәсе зур. Казанда күп нәрсә башкарылды һәм бу Рөстәм Миңнехановның казанышы».
Үз чиратында, ТР ветераннар берлегенең «Боевые подруги» клубы советы рәисе Нәкыя Корбангалиева билгеләп узганча, Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән Татарстанда тотрыклылык, тынычлык һәм динара дуслык саклана. Ул ышандырганча, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары нәкъ менә аны Татарстан Президенты итеп күрергә тели. «Без республика буенча йөрдек һәм сугышта катнашучыларның яхшы яшәвен күрдек. Кешеләр канәгать һәм аңа рәхмәтле. Без Рөстәм Миңнехановка алга таба да уңышлы эшләвен, югары күрсәткечләргә ирешүен телибез. Аның тырышлыгы белән республика бөтен дөньяга таныла», - дип ассызыклады ул.
«Безнең барыбызга да Рөстәм Миңнехановның Татарстандагы роле аңлаешлы. Ул бөтен кешегә дә тиешле игътибар бирә, бигрәк тә моны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары тойды. Без үзебезнең Президент белән горурланабыз һәм безне хупларлар дип ышанабыз», - дип сүзен йомгаклады Әхәт Юлашев.
Элегрәк Татарстан Президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте дә тәкъдим иткән иде.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/18/109461/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.