ТР Президенты сайлауларына Рөстәм Миңнеханов беренче кандидат итеп теркәлде

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты сайлауларына беренче кандидат итеп теркәде.
Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында хәбәр ителде. Утырышта 16 мәсьәлә каралды. Анда ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе буларак Юрий Камалтынов та катнашты.
Республикада сайлау алды кампаниясе тулы көченә эшли. Бу атнада ТР Үзәк сайлау комиссиясенә республика президенты постына 3 кандидаттан документлар тапшырылган. Сайлау комиссиясенең эшче төркеме әлеге документлары тикшерү белән шөгыльәнә һәм 10 көн дәвамында кандидатларны теркәү буенча тиешле карар кабул ителәчәк.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, бүген ТР Президентына кандидатлыкка документлар кабул итүнең соңгы көне.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова сүзләренчә, кандидатның барлык документлары да, депутатлардан җыелган 405 имза да — барысы җентекләп тикшерелгән. Тикшерүне органнар да, эшче төркем дә уздырган.
Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, муниципаль сайлауларда катнашырга теләк белдерүчеләрдән документлар кабул итүнең соңгы көне итеп 3 август билгеләнгән. 12 августта исә кандидатларны теркәү туктатыла. Муниципаль сайлауларда катнашырга 5,8 мең кандидат тәкъдим ителгән. Шуларның 13 проценты, ягъни 700ләбе − үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр. Депутатлыкка кандидатларың 87се Казан шәһәре думасы депутаты булырга ниятли.
Сайлауларда 8 сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре катнашуы көтелә. Алар арасында «Бердәм Россия»/«Единая Россия», «КПРФ», «Россия коммунистлар партиясе»/«Коммунистическая партия России», «Гадел Россия»/«Справедливая Россия», «ЛДПР», «Россия ветераннары партиясе»/«Партия ветеранов России», «Россия патриотлары»/ «Патриоты России», «Ватан»/«Родина» сәяси партияләре бар.
Искәртеп узабыз: ТР Президентын сайлаулар 13 сентябрь көнне булачак. Республиканың югары җитәкчелеген сайлау соңгы тапкыр 2001 елда уздырылган иде.
Шул ук көнне муниципаль берәмлекләрдә җирле хакимиятне сайлау да үтәреләчәк.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/29/111781/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.