Логотип
Яңалыклар

​ТР Президенты Дәүләт торак фондына соципотека килешүен өзү буенча хәлне аңлатырга кушкан

Дәүләт торак фонды җитәкчелеге әлеге хәлгә якын арада аңлатма бирәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә социаль ипотека килешүләрен өзү очрагы тирәсендәге хәлне ачыкларга кушты . Бу хакта журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

“Кичә Рөстәм Нургали улы Миңнеханов фонд җитәкчесенә әлеге хәлне ачыклауда катгый йөкләмә бирде, матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясарга һәм булган хәлнең нәрсәгә бәйле икәнен аңлатырга кушты. Сүз дә юк, без андый карарларны хупламыйбыз”, - диде Галимова.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары якын арада Дәүләт торак фонды җитәкчелеге матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясаячак һәм булган хәлне аңлатачак, дип өстәп әйтте.

Массакүләм матбугат чараларының кайберләрендә “Салават Күпере” комплексының социаль ипотекада катнашучылары һәм Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды арасындагы килешүнең бер яклап өзелүе турында мәгълүмат барлыкка килгән иде. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/11/173270/

Фото: ТИ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар