Логотип
Яңалыклар

ТР Президенты Болгарда “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше барышы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Болгарга эш сәфәре кысаларында, мунча комплексы белән “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше барышы белән танышты.

Чарада, шулай ук, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Объект төзелешенә 2015 нче елның язында Идел елгасы ярында Болгар шәһәрлегенең тарихи өлешеннән читтәрәк старт бирелгән. План нигезендә, барлыгы 151 номер исәпләнә. Кунакханә берьюлы 300 гә кадәр кунак кабул итә ала. Шулай ук тренажер залы белән СПА-салон, бассейн, теннис корты, парк зонасы, баскетбол һәм балалар уен мәйданчыклары, йөгерү һәм чаңгы трассалары, шулай ук 220 урынга җир асты парковкасы каралган.

Бу проектның үзенчәлеге тарихи мунча торгызылуында (14 нче гасырның Ак палата аналогы). Хәзерге вакытта проектның гомуми әзерлеге 35 процент тәшкил итә, төзелеш эшләре бара. Җәй башында эшчеләр эчке инженер челтәрләрен монтажлауга керешергә ниятли. Объектны 2017 нче елның июлендә файдалануга тапшыру фаразлана.

Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләре барышы турында сөйләделәр, биналарның эчке бизәлеше проектын күрсәттеләр. Шулай ук Татарстан Президенты проект оешмасы җитәкчелеге белән фасадны ямьләндерүнең төрле вариантлары турында фикер алышты.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Ак мәчеткә юл алды, анда мөселман дин әһелләре белән очрашты.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар