Логотип
Яңалыклар

​ТР Халыклар дуслыгы йортында әхлак, рухи кыйммәт һәм этникара мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар

ТР Халыклар дуслыгы йортында әхлак, рухи кыйммәт һәм этникара мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар.
Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков Татарстан спорт бергәлеге исеменнән ТР Җәмәгать палатасы үткәрә торган социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның III форумында «Әхлак, рухи кыйммәт, этникара мөнәсәбәтләр – гражданлык җәмгыяте ресурслары» секциясе эшендә катнашты.

Секциянең модераторлары буларак ТР Җәмәгать палатасы мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе профессор Римма Гильмеева һәм Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин чыгыш ясады.

Секция эшендә Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Феофан, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясе советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, иҗтимагый оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/18/112569/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар