Логотип
Яңалыклар

TMTV премиясен — on-line

 "Барс Медиа Груп" 20 август көнне "TMTV” татар музыкаль премиясенең V нче Еллык Тапшыру тантанасын on-line форматта уздырачак

 "Барс Медиа Груп" 20 август көнне "TMTV” татар музыкаль премиясенең V нче Еллык Тапшыру тантанасын on-line форматта уздырачак.  

5 апрель көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан республикасы тарихындагы иң көтелгән вакыйгаларның берсе:  "TMTV” татар музыкаль премиясенең V нче Еллык Тапшыру тантанасы узарга тиеш иде. "TMTV” Телеканалы 2019 нчы елның 35 иң яхшы җырына статуэткалар тапшырачак дип планлаштырылган иде. Ләкин яңа коронавирус инфекциясе таралу һәм Татарстан Республикасының 2020 нче елның 30 мартыннан кабул ителгән "Татарстан Республикасында  яңа коронавирус инфекциясе таралуны чикләү чаралары турындагы" 234 нче номерлы карары нигезендә концерт эшчәнлекләрен оештыру туктатылды, концерт 2020 нче елның 20 августына күчерелде. Пандемия сәбәпле республика халкы өчен катлаулы икътисади вәзгыять урнашуын исәпкә алып, "Барс Медиа" компаниясе җитәкчелеге билетлар сатудан баш тартып, масштаблы заманча эстрада музыкасы, уты һәм декорацияләр бәйрәмен он-лайн режимда уздыру карарын кабул итте. Шулай итеп, теләгән һәркем грандиоз музыка вакыйгасының катнашучысы була ала.  

Динә Гәрәева, җаваплылыгы чикләнгән "Барс-Рекордс» җәмгыятенең үсеш һәм инновацияләр буенча Директоры: "Без, тамашачыларның онлайн-концертларны бик теләп каравын аңладык, бигрәк тә яраткан артистларны берьюлы күрү мөмкинлеге булганда. Тамашачы концертны кайда, кем белән карау мөмкинлеген үзе хәл итә, бу аңа ошый. Сүзсез генә ләззәтләнү, кушылып җырлау яисә хәтта кушылып бию. Концерт залында һәрвакыт чып-чынлап иркенәеп булмый, чөнки анда билгеле бер үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бар. Ә монда тулы ирек. TMTV премиясен on-line форматка күчергәндә без нәкъ менә шуны уйлап эш иттек. Кешеләргә ирек бүләк итү һәм Премияне һәркем өчен үтемле итү. Максималь сандагы тамашачыларыбыз, безнең татар эстрадасын яратучыларның, илнең теләсә кайсы почмагында елның төп музыкаль вакыйгасын күреп ләззәтләнүен теләдек. Популяр музыка яратучыларны элеккегечә татар эстрадасының "топ" чарты артистлары чыгышлары, сценография, ультразаманча ут һәм визуаль бизәлеш, сыйфатлы тавыш, матур куелыш һәм, әлбәттә, яраткан хитлары көтә.  

Яраткан башкаручыгыз өчен тавыш бирү телеканал сайтында 25 июльгә кадәр дәвам итте, ә яраткан артистларыгызны бүләкләү тантанасын 20 август көнне 17 сәгатьтә ТМТВ телеканалы эфирында һәм Youtube - каналында карый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар