«ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды!

21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узачак «ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды. Алар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Радик Юльякшин (Elvin Grey), Ландыш Нигъматҗанова, Иркә, Илназ Баһ, Чулпан Йосыпова, Филүс Каһиров, Ильмира Нәгыймова, Ринат Рахматуллин һәм тагы бик куп популяр җырчылар бар.

Эстрадабыз йолдызлары 40ка якын номинациядә көч сынашачак. “Кабатланмас тавыш”, “Халыкчан җырчы”, “Романтик җырчы”, “Алтын хитлар авторы”, “Иң яхшы дуэт”, “Иң яхшы клип”, “Ел җырчысы”, “Автор башкаручы” – бу һәм башка номинацияләрдә кем җиңәсен бик тиздән белербез!

Заманча формат, грандиоз шоу, уйланылган образлар, тәэсирле тамаша һәм эстраданың бөтен каймагы! «ТMTV-2018» тантанасы быел да провокацион стиленә тугры кала. 21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залына рәхим итегез! Эстраданың иң-иңнәрен ачыклар вакыт!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 апрель 2021 - 11:49
    Без имени
    И аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.
    Кияүгә сүз әйтмәгез!
  • 21 апрель 2021 - 11:44
    Без имени
    Әллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.
    Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
  • 21 апрель 2021 - 23:40
    Без имени
    Бик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.
    ​Күбәләк булып очты...
  • 22 апрель 2021 - 05:54
    Без имени
    Бездэ энкэй дип йорет алар энинен энтченрахмат
    Якын ерак әбекәем
  • 22 апрель 2021 - 06:13
    Без имени
    Бик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!
    ​Күбәләк булып очты...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»