Логотип
Яңалыклар

Тинчуриннар тарих барлый

Бу көннәрдә Кәрим Тинчурин театры артистлары Питрәч районына барып, театр тарихын яңартып кайттылар. 

Бу көннәрдә Кәрим Тинчурин театры артистлары Питрәч районына барып, театр тарихын яңартып кайттылар. 
1933 елның 6 ноябрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының беренче спектакле ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында уйнала. Ул Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗми тарафыннан иҗат ителгән «Булат бабай семьясы» спектакле була.
Әлеге тарихи датага туры китереп, театр артистлары Питрәч районы белән берлектә Шәле авылы Мәдәният йортында «Сез үткән юллардан!» дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чараны оештыручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова.
Театр коллективын авыл башында Шәле авылы халкы каршы алды. Аннан театр артистлары ат арбаларына төялеп, нәкъ 87 ел элек булганча, Мәдәният йортына юл алды.
Мәдәният йорты янында кунакларны тары өйрәсе, коймаклар белән каршы алдылар.
Биредә җылы, матур очрашу узды, театрның үткәне һәм бүгенгесе хатирәләрдә яңартылды. Шулай ук биредә тарихка бәйле күргәзмә дә оештырылган иде. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар