Логотип
Яңалыклар

​Тинчурин театры паркта «Балачак бәйрәме» уздыра

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнне сәгать 12дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Балачак бәйрәме» уздыра. Татарстанда Парклар һәм скверлар елы булганлыктан, театр үткәрәчәк чара да Тинчурин паркында үткәреләчәк.

Бу көнне балалар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган рәсемнәр конкурсының нәтиҗәләре игълан ителәчәк, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

«Балачак бәйрәме»ндә балалар өчен кызыклы уеннар, күңелле стартлар үткәрү күздә тотыла. Балаларның сәләтләрен җыр, бию һәм нәфис сүз сөйләүдә сынап карарга мөмкинлекләре бар.

Шулай ук, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры нәни тамашачыларына ачык һавада әкиятләрдән өзекләр дә күрсәтмәкче.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/21/109595/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар