Логотип
Яңалыклар

Телевизорны цифрлы сигналлар кабул итәргә әзерлибез

Цифрлы телевидениегә күчәргә нибары 7 көн вакыт калды. Моңарчы тапшыруларны кабельле яки спутник телевидениесе аша караган булсагыз, әлеге яңалык сезгә кагылмый, ә менә телевизорлары аналоглы сигналга көйләнгәннәргә әзерлек чаралары күрергә туры килә.

Цифрлы телевидениегә күчәргә нибары 7 көн вакыт калды. Моңарчы тапшыруларны кабельле яки спутник телевидениесе аша караган булсагыз, әлеге яңалык сезгә кагылмый, ә менә телевизорлары аналоглы сигналга көйләнгәннәргә яраткан тапшыруларын киләчәктә дә карау өчен берникадәр әзерлек чаралары күрергә туры килә. Аналоглы сигнал караганыгызны ике төрле ачыклап була

Беренчедән, телеканалның логотибы янында «А» хәрефе тора;

икенчедән, телевизорыгыз 20 һәм аннан кимрәк каналны гына тота.

«Цифра»лы телевидениегә күчү өчен түбәндәгеләр таләп ителә:

телевизорыгызның нинди сигналларны тота алуын ачыкларга кирәк. Әгәр дә ул DVB–T2 стандартын тота икән, димәк, телевизорыгыз заманча, бу очракта приставка алырга кирәкми, телевизорның дулкыннарны кабул итү стандартын гына үзгәртәсе.

телевизорыгыз DVB–T2 стандартын тота алмаса, сезгә цифрлы приставка сатып алырга туры киләчәк. Аны техника кибетләрендә дә саталар, «Почта России» бүлекләрендә дә бар;

дөрес антенна да таләп ителә. Телевидение манарасына якын җирдә яшәсәгез, бүлмә антеннасы алырга мөмкин. Ара ерак булганда, тышка куела торган антенна кирәк булачак.

 

Чиктәш авылларда яшәүчеләр тагын бер мәсьәләне хәл итәргә тиеш була: техниканы үз регионыгызның сигналларын тотарлык итеп көйләргә кирәк.

Моның өчен антеннагызны үзегезгә иң якын урнашкан станциягә таба борыгыз. Станцияләрнең ничек урнашуын карта.ртрс.рф сайтыннан карый аласыз. Андый мөмкинлеге булмаганнар бушлай 8-800-220-02 телефонына шалтыратып белешә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар