Логотип
Яңалыклар

Телевизорны цифрлы форматка көйләү өчен волонтерларны чакыру мөмкин

Цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып белешергә һәм белгеч чакырырга була.


Цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып белешергә һәм белгеч чакырырга була.

Цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәмгә волонтерларны өйгә чакырырга мөмкин. Муниципалитетлар ярдәме белән волонтерлар әзерләнде. Алар өйгә бушлай килеп, цифрлы форматта тапшырулар карау өчен телевизорны көйләүдә ярдәм күрсәтәчәк. Республика халкына ярдәм күрсәтү өчен 2016 волонтер укыган.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кайнар элемтә оештырганын да әйтте. Бу хезмәт бушлай. Өй яки кесә телефоныннан 8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып, приставканы кайдан сатып алырга, җиһазны ничек кую турында сорашып була. Контакт үзәк кире элемтә өчен дә кирәк. Чакырылган волонтер килмәсә дә, шушы номер буенча янә шалтыратырга була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190250/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар