Логотип
Яңалыклар

Театр сөючеләр өчен күңелле яңалык!

Мәдәни чараларны онлайн форматларда карарга ияләнсәк тә, аларның берсе дә театр бинасының, сәхнәнең илаһи халәтен җиткезә алмый.

Мәдәни чараларны онлайн форматларда карарга ияләнсәк тә, аларның берсе дә театр бинасының, сәхнәнең илаһи халәтен җиткезә алмый. Театрга йөрүләрне сагынучылар өчен күңелле хәбәр бар. Бүген мәдәният министры белән узган матбугат очрашуында республикабыздагы театрлар август урталарында ачыла башларга мөмкин, дигән фикер яңгырады. 


«Барысы да килеп туган шартларга карап хәл ителәчәк. Әмма бүгенге ситуациягә карап фаразласак, театрлар үзләренең ишекләрен август урталарына ачарлар дип ышанып торабыз», – дип белдерде мәдәният министры Ирада Аюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар