Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алдылар

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар драма театры 26 нчы сезонын ачты. Шушы вакыйгага туры китереп, театрда тагын берничә истәлекле чара үтте. Сезонны түбәнкамалылар, исемен йөртүчеләр буларак, Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсеннән башладылар. Билгеле булганча, 2015 ел — танылган драматургның юбилей елы. Үзе исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Театр фойесында  Туфан Миңнуллинның бюстын тантаналы рәвештә ачудан башланып китте. Бәйрәмгә килгән рәсми затлар, язучының каләмдәшләре һәм иҗатташ дуслары аның турында байтак җылы сүзләр әйттеләр. Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Туфан Миңнуллинның язучы буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та, депутат буларак та татар һәм Татарстан мәдәниятен үстерүгә керткән чиксез зур эшен югары бәяләде.

Кичәдә Туфан Миңнуллинга багышланган фильмнан шактый зур өзек күрсәтелде, Камал, Минзәлә, Гафури исемендәге башкорт театры һәм Түбән Кама театрының үз артистлары башкаруында драматург әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән күренешләр тәкъдим ителде.

Төп интрига яңа гына ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге гамәлгә кертелгән Туфан Миңнуллин исемендәге премиянең тәүге лауреаты кем булуында иде. Бу бүләк танылган драматург һәм сценарист Мансур Гыйлаҗевка тапшырылды.

сылтама: http://tatar-congress.org/yanalyklar/tyben-kamada-tufan-minnullinny-iske-aldylar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»