Тавышы мәңге яңгырар безнең өчен...

Кайгылы көннәребез... Күңелләр болай да үзенә урын табалмый бәргәләнгән моңсу елак көздә авыр хәбәр алдык. Дмитрий Хворостовский арабыздан китте...
Иртәме-соңмы шушы тетрәндергеч хәбәрне ишетәсебезне алдан ук белеп торсак та, нәрсәгәдер өметләнгән идек, җырларын, концертларын, журналистларга биргән интервьюларын яхшыга юраган идек...
Ул бөек җырчы иде. Россиянең генә түгел, дөнья операсы йолдызы иде... Буй-сыны, төс-бите белән дә, эчке күңел дөньясы белән дә искиткеч матур кеше иде... Аның тавышы мәңге яңгырар безнең өчен... Аның турындагы хатирәләрне кайта-кайта күңелдә яңартырбыз... Сагынырбыз...
22 июньдә җырчы Австриядә Графенег замогының ачык сәхнәсеннән җырлады. Аида Гарифуллина аның партнеры иде. Хәзер ул Дмитрий турында күз яшьләрсез генә сөйли дә алмый. «Ул һәркемгә хөрмәт белән яратып карый иде. Киңәшләр бирде, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. Графенегтагы чыгышыбыз вакытында ул миңа гына ишетелерлек итеп: «Мин сиңа уңышлар телим. Синең бар да яхшы булачак... Бу минем соңгы концертым», – диде.
Тамашачының көчле алкышлары вакытында, рәхмәтебезне белдереп баш игәндә әйтелде ул сүзләр. Елап җибәрдем. Аңлашыла инде: бу – Диманың минем белән генә түгел, сәхнә белән, тамашачылар белән хушлашуы иде. Алай дип әйтмәвен үтендем, алда әле күп концертлар, күп бәхетле еллар, тамашачылар аны бик ярата, янәсе... «Подмосковные вечера»ны биска башкардык. Соңгы чыгышыбыз иде. Зал аягүрә алкышлады».
Фото: Facebook © Dmitri Hvorostovsky
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
Соңгы комментарийлар
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.