Логотип
Яңалыклар

“ТатМузТВ” премиясен тапшыру тантанасы

 
Язның иң заманча, иң зәвыклы, иң масштаблы тамашасы – “ТатМузТВ”  премиясен тапшыру тантанасы быел Пирамида концертлар залында 23 март көнне узачак. 

Дүртенче тапкыр оешытырылучы дәрәҗәле чара яңа рекордлар куярга җыена: 6 сәгатьлек җырлар марафоны, 40тан артык лауреат, бары тик супер хитлар һәм иң шәп башкаручылар!  

Традиция буенча “ТатМузТВ”  премиясенең барлык номинантлары да тантана алдыннан кызыл келәмнән узачак. Бу йолдызлы яңгырны күрергә дип ел саен йөзләгән тамашачы килә. Ә лауреатларның исемнәре Пирамида сәхнәсендә дә генә билгеле булачак! Номинантлар арасында  Әнвәр Нургалиев, Ландыш Нигъматҗанова, Айдар Галимов, Иркә, Алсу Әбелханова, Рифат Зарипов, Хәмдүнә Тимергалиева, Элвин Грей, Филүс Каһиров, Данир Сабиров һәм башкалар, һәм башкалар!.. 

“Иң яхшы җырчы”, “ Иң шәп клип”, “Иң зәвыклы җырчы”, “Ел ачышы”... Татар шоу-бизнесының көтелгән чарасы бу юлы да иң-иңнәрне бүләкләп, тиешле бәясен бирәчәк! Ә Премиянең алып баручыларына килгәндә, быел аны өч пар алып барачак.  

Экстравагант образлар, онытылмаслык чыгышлар һәм иң көчле алкышлар! 

23 март көнне татар телеканаллары арасында иң рейтинглы, иң популяр каналларның берсе “ТатМузТВ” тугры тамашачыларын грандиоз тамашага дәшә! Билетлар инде сатуда!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар