«Татфондбанк»ка карата иминиятләштерү башланды

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) хәбәр иткәнчә, 2016 елның 15 декабреннән «Татфондбанк» (Казан) кредитларын иминиятләштерү башлана. Әлеге хәл Россия Банкы тарафыннан кредитор таләпләрен канәгатьләндерүгә өч айга мораторий-чикләүләр  кертү һәм банк белән идарә итүгә вакытлы хакимият билгеләү белән бәйле.


АСВ вакытлы хакимиятен булдыру банк эшчәнлеген оператив тикшерүгә юнәлтелгән. Әлеге чара банкның кредиторлары һәм акча салучылары мәнфәгатьләрен якларга ярдәм итәчәк. Вакытлы хакимият банкның финанс хәлен тикшерәчәк, нәтиҗәләрдән чыгып, алдагы эшчәнлеккә тәкъдимнәр кертечәк.

Банк мәҗбүри иминиятләштерү кертеме системасында (реестрда 96нчы номер) катнашучы буларак, аның һәр акча салучысы, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр дә, Федераль Канунда каралган иминият акчасына хокуклы («Россия Федерациясе банкларында физик затларның акчасын иминиятләштерү турында» ФК-№177, 2003 ел, 23 декабрь).

Акча салучыга банк исәбендәге сумма 100 процент күләмендә кайтарыла. Биредә эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен ачылган исәпләр дә кертелә. Әмма сумма 1 миллион 400 меңнән артмаска тиеш. Исәптәге чит ил валютасы 2016 елның 15 декабренә  Россия Банкы курсы буенча санала.

Гражданнардан тиз ара гаризалар кабул итү һәм АСВ кертемнәрен кайтару  өчен банк-агентлар белән эшләү ниятләнә. АСВ Идарәсе карары нигезендә әлеге банк-агентлар 2016 елның 21 декабренә кадәр конкурс нигезендә сайлап алына.

Түләүләр 2016 елның 29 декабреннән дә соңга калмый кайтарыла башлаячак. Аныңчы АСВ җирле матбугатта, Интернетта үз сайтында керем кайтару өчен гаризалар кабул итү урыны, вакыты, формасы һәм тәртибе турында рәсми белдерү бирәчәк. Гаризалар мораторий-чикләүләрнең соңгы көненә кадәр бирелә ала.

Иминият акчасын кайтару тәртибе турында өстәмә мәгълүматны АСВның кайнар линия телефоны аша (8-800-200-08-05), шулай ук АСВ сайтының «Страхование вкладов/Страховые случаи» бүлекчәсендә дә алырга мөмкин.

Белешмә:
Россия Банкы боерыгы белән 2016 елның 15 декабреннән «Татфондбанк»ка мөнәсәбәттә кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерү өчен өч айга мораторий кертелде һәм банк белән идарә итү өчен алты айга вакытлы хакимият билгеләнде.



19 декабрьдә сәгать иртәнге 10да «Татфондбанк» офислары эшчәнлеген яңадан башлап җибәрде. АСВ түләүләрен кайтару буенча консультация алу һәм кичектергесез банк операцияләре (мәсәлән, кредит түләү) уздырырга мөмкин.
   
Кредитларын капларга теләүчеләр банк бүлекләрендә чиратсыз кабул ителә. Экспертлар банкка бурычлы булмаска киңәш итә. Чөнки вакытлы хакимият кризис вазгыятендә штраф санкцияләре кулланырга мөмкин.

«Түләүләр банк-агент бүлекләре аша биреләчәк. Физик затларга түләүләр турында барлык яңалык АСВ сайтында куела һәм «Татфондбанк» сайтының «Яңалыклар» бүлегендә дә кабатлана», – диелә «Татфондбанк» матбугат хезмәте хәбәрендә.
 


                                                                                                                                   
Банкта иминиятләнгән акчалар:
– ашыгыч керем, валюта керемен дә кертеп;
– хезмәт хакы, пенсия, стипендия исәпләре;
– опекун/попечитель исәпләре;
– эскроу исәпләрдәге акча (торак сатып-алу белән бәйле исәпләр).


Кире кайтару өчен иң зур сумма 1 млн 400 мең. Моннан тыш эскроу исәпләрдә депонент яки бенефициар физик затларга 10 миллион сумга кадәр иминият акчасы бирелә. Биредә иминиятләнү торак сатып алу документларының дәүләт теркәлүе узган вакытка туры килүе мөһим.

чыганак: http://intertat.ru/tt/dengi-tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2459
    28
    242
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6313
    2
    93
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 октябрь 2021 - 17:51
    Без имени
    Сезгэ айлык ашарга, тулэугэ булышырга гына кирэк. Акчагызны снимать итмэгез. 1 ай шулай итеп карагыз. Тавыш чыгарса аерым торырга китэ без диегез. Бигерэк кайнанага ярыйм диеп узегезне онытасыз. Яшьлэр бит эле.
    Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?
  • 22 октябрь 2021 - 16:00
    Без имени
    Минем яшь вакытта кияугэ чкеач шундый ук хэл булды,акча кирэк булган саен кул сузып баш иеп ,узен эшлэп алган акчаны сорап уземне кимсетэ идем,э кайнана квзынын балаларына кием салым жыя иде,минем ирем тиз генэ бу хэлне узгерттэ ,без аерым башка тора башладык,э мин кайнана очен враг номер 1 булып калдым,алла бабай судья
    Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?
  • 22 октябрь 2021 - 11:16
    Без имени
    Талашып нервыларын, ны бетермэ.бераз узен, дэ калдыра бир акчан, ны. Бэлки сезнен, очен сезнен, килэчэк очен ж,ыядыр эниегез. Туз, кот, сабыр бул. Сынау бу. Аллаhы Тэгалэ белуче, хэерле гэ булсын.
    Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?
  • 22 октябрь 2021 - 07:13
    Без имени
    Әниләрнең 5нче майда бер хатынның буранда адашып үлгәне хакында сөйләгәннәрен хәтерлим.
    Язмышның салкын кары
  • 22 октябрь 2021 - 19:39
    Без имени
    Купме кешенен тормышын жимерде сугыш.
    «Яратудан туган бала түгел мин...»
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан