Логотип
Яңалыклар

​Татарстанның Таможня хезмәтендә үзгәрешләр

2018 елның 23 гыйнварыннан Федераль таможня хезмәтенең Самара таможнясы белән Татарстан таможнясын берәштерү турындагы боерыгы көченә керә. Хәзер ул Казан почтасы таможня посты дип аталачак һәм Лаеш районының Столбище авыл җирлегендә «Казан» Халыкара аэропортында урнашачак.

Татарстан Таможнясының «Казан» аэропорты таможня посты начальнигы – Мирзанур Гәрәев.

2017 ел башыннан алып, узган елгы белән чагыштырганда, Казан халыкара аэропортында халыкара хәрәкәт тотрыклы үсеш белән бара. Моңа Рига һәм Ашхабадка яңа рейслар ачылу, Төркиягә авиаочышлар яңартылу сәбәп булган. Шулай ук Греция, Болгария, Вьетнам, Тайланд, Тунис, Кипр, Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗан юнәлешләре активлашкан.

2017 елның 11 аенда 6024 авиарейс ясалган (2016 елның 11 аенда – 3568). 2017 елның 11 аенда чик аша 869411 пассажир үткән (2016 елның 11 аена – 426143 мең).

Пассажирлар агымы көчәю сәбәпле, товар ташу кагыйдәләрен бозу очраклары да ешайган. Аерым алганда, ике тапкырга арткан. Белгечләр фикеренчә, күпчелек очракта кагыйдәләр пассажирларның Евразия икътисад берлеге чикләрен узу кагыйдәләрен белмәүдән бозыла. Шулай ук пассажирлар багажында илгә алып керү тыелган товарлар булуы да ачыкланган. Алар: кастетлар, телескопик дубинкалар, крокодил сөкәте, экстремистик әдәбият. Бу товарларны татарстанлылар сувенир буларак сатып алган.

Таможня контролен теләсә кайсы граждан үтәргә тиеш. Чит илләрдә сатып алынган товарларның чегын саклау кирәк – таможня хезмәтендә шикләр туган очракта нәкъ менә алар ярдәмгә килә.

Физик затларның таможня чиге аша товарлар алып чыгу тәртибе турындагы норматив документлар, шулай ук таможня декларациясе тутыру тәртибе белән Идел буе таможня идарәсенең ptu.customs.ru сайтында танышырга була.

Татарстан таможнясының ышаныч телефоны – (843) 291 92 93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар