Логотип
Яңалыклар

Татарстанның нефть чыгару компанияләренең 2015 елның I кварталында табышы 21 процентка артты

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Беренче кварталга нефть тармагында нәтиҗәләр ясалды, үсеш перспективалары һәм тармакның яңа эшләнмәләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, беренче кварталда нефть компанияләре нефть чыгару үсешенең уңай темпларын тәэмин иттеләр. Аның күләме  8224 мең тонна тәшкил итте, бу былтыргы күрсәткечтән 93 мең тоннага артык. Шул исәптән «Татнефть» ААҖ 6495 мең тонна нефть чыгарган (2014 елның беренче кварталының 100,7 процентын тәшкил итә). Республика чыгарган нефтьнең 20,8 проценты кече нефть компанияләренә туры килә.

Республиканың нефть тармагы предприятиеләре табышы 21 процентка - 141 млрд. сумга кадәр арткан, шул исәптән кече нефть компанияләренең табыш үсеше 24 процент тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләренең Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына салым түләүләренең 6,4 процентка артуын билгеләде. Нефтьчеләрнең төпле эшчәнлеге аркасында республикада тотрыклы икътисадый вәзгыять саклана. Республиканың барлык социаль бурычлары һәм республика программалары вакытында һәм тулы күләмдә башкарыла.

«Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев кече нефть компанияләре эшчәнлеге турында тулырак сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2015 елда кече нефть компанияләре барлыгы 6689 мең тонна нефть чыгарырга, 200 эксплуатацияләнүче һәм 26 нефть эзләү скважиналарын борауларга планлаштыралар.

Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгының Идел буе федераль округы буенча җир асты байлыкларын файдалану Департаменты башлыгы Равил Мотыйгуллин нефть тармагындагы ике яңалык турында хәбәр итте. Җир асты байлыкларын файдалану хокукына лицензияләрне бер кат яңарту кирәклеге һәм 2016 елның 1 гыйнварыннан углеводород чималы ресурслары һәм запасларының яңа классификациясенең гамәлгә кертелүе турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә буенча нефть компанияләре белгечләренә укыту уздыру кирәклеген тәкъдим итте.

«КВАРТ» ЯАҖ баш инженеры Азалия Азизова компаниянең ремонт-изоляция эшләре өлкәсендәге эшләнмәләрен Татарстанның нефть сәнәгатендә куллану турында сөйләде. Алар арасында «Татнефть» компаниясе заказы буенча һәм аның белән бергәлектә эшләнгән импорт алышытручы пакерлар. Рөстәм Миңнеханов әлеге технологияне хуплады һәм, аны патентлаудан соң, базарга чыгарга тәкъдим итте.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы республикада битум һәм сланц нефте буенча ике полигон булдыру турында килешү имзалаганнарын искәртте. Ул «Татнефть» ААҖнә бу эшкә кече нефть компанияләрен дә җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Киңәшмә эшендә шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, федераль оешмаларның территориаль бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Сылтама: http://​http://president.tatarstan.ru/tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар