Логотип
Яңалыклар

Татарстанның хәрби комиссариаты фронт хатлары һәм фотографияләр җыя

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм базасын булдыру һәм сугыш турында мозаикалы картиналар тудыру һәм «Хәтер юлы» галереясенә куелачак терминалларга урнаштыру өчен халыктан Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының фотографияләрен һәм гаилә архивларында сакланучы 1941-1945 елгы фронт хатларын җыю эше дәвам итә.

 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, ветераннарга хөрмәт белдереп, Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштереп һәм Россия гражданнарының рухи берлек хисен арттыру максатыннан Россия Федерациясенең Оборона министры тарафыннан Россия Оборона минитсрлыгының «Патриот» мәдәни-ял паркында Россия Федерациясе Хәрби көчләренең төп храмын төзү карары кабул ителде.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм базасын булдыру һәм сугыш турында мозаикалы картиналар тудыру һәм әлеге храмның ишегалдында урын алачак «Хәтер юлы»ндагы галереягә куелачак терминаллардан карау өчен халыктан Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының фотографияләрен һәм гаилә архивларында сакланучы 1941-1945 елгы фронт хатларын җыю эше дәвам итә.

Бүгенгә Татарстанның Хәрби комиссариатында 24 мең 520 фотография тупланган. Татарстанда туып-үсеп, Бөек Ватан сугышында катнашучы 684 мең кеше турындагы мәгълүмат инде тикшерелеп, «Хәтер юлы» галереясенә тапшырылган.

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре халыкка мөрәҗәгать итеп: 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының фронт хатларын һәм фотографияләрен сканерлап җибәрүләрен сорый.

Белешмә өчен телефон: 8 9843) 221-43-09.

Теги: Бөек Җиңү Татарстан Хәрби комиссариаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар