Логотип
Яңалыклар

Татарстанның кайбер районнарында сайлауларда катнашучылар саны 60-70 проценттан арткан

Республиканың кайбер районнарында сайлауларга катнашучылар саны 60-70 проценттани артып киткән. Мисал өчен, Кайбыч районында алар саны 77,31 процент, Теләчедә 66 процент, Апас районында 77 процент, Әтнә районда 72 процент, Чирмешән районында 68 процент сайлаучы сайлау участокларында үз тавышларын биргән.

Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе урынбасары Валентина Каменькова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сайлаучылар белән зур эш башкарылган һәм аларга барлык мәгълүмат та җиткерелгән. “Кайбер участокларда бюллетеньнарга чиратлар да бар. Сәгать көндезге 3 кә килүчеләр саны тагын да күбрәк булыр дип көтелә”, - диде ул.

чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар