Татарстанның эшлекле хатын-кызлары – Казанда

17 августта Казан ипподромында Татарстанның эшлекле хатын-кызларының III форумы узачак. «Бүгенге көндә Татарстан дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше буларак хатын-кызларның икътисади, социаль һәм мәдәни активлыгы» – чараның төп темасы шундый.
Хәтерләсәгез, былтыр «Хатын-кыз хәрәкәте һәм заманча дөнья» Халыкара хатын-кызлар конгрессы уңышлы узган иде. Ул «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татар төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелде. Әлеге чара дөньяның 16 иленнән, Россиянең 14 төбәгеннән 400 катнашучыны җыйды.
Быелгы форумда исә лидер-хатын-кызлар, хатын-кыз-депутатлар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, фирма, фонд һәм иҗтимагый оешмаларның хуҗабикәләре, эшмәкәрлек өлкәсе ширкәтләренең төп-менеджерлары катнашачак. Чарага Татарстан республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның килүе дә көтелә.
Әлеге масштаблы чарада авыр тормыш шартларында калган балалар өчен оештырылган хәйрия бәйрәме аеруча үзенчәлекле булачак. Алар өчен концерт, күңел ачу мәйданчыклары, ат, каретада йөрү мөмкинлеге оештырыла. Бәйрәм ахырында һәр балага беренче сыйныф укучысы өчен җыелмалар таратылачак.
Мәдәни программа кысаларында «Хатын-кыз куллары» заманча татар сәнгате» күргәзмәсе дә планлаштырылган. Милли стильдәге эшләнмәләр зур кызыксыну уятыр дип көтелә. Анда күкрәк балаларыннан алып аларның әниләренә кадәр кием-салымнар тәкъдим ителәчәк. Көн дәвамында «Хатын-кыз эшмәкәрлеге» күргәзмәсе дә эшләячәк. Анда инде Татарстанның эшлекле хатын-кызлары җитештергән продукцияне һәм товарларны сатып алырга мөмкинлек тудырылачак.
Шулай ук мәдәни программа вакытында тантаналы мәҗлес, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татар төбәк иҗтимагый оешмасы кубогына ат чабышлары да үтәчәк. Соңгысында җайдак-хатын-кызлар катнашачак. Тантаналы мәҗлесне морза Нәфисә Акчурина ача. Форум катнашучылары арасында шулай ук эшләпә парады да үтәр, дип көтелә. Барлык җыелган акчалар да хәйрия эшчәнлегенә юнәлтеләчәк.
Форумны «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татар төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы «Сөембикә» журналы белән берлектә оештыра.
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/46830-tatarstannyi%D2%A3-eshlekle-hatyin-kyizlaryi-%E2%80%93-kazanda.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.