Логотип
Яңалыклар

Татарстанның эшлекле хатын-кызлары форумы башланды

Бүген Татарстан башкаласындагы «Казан» атлы спорт комплексында ТР эшлекле хатын-кызларының III форумы үткәрелә. Ул «Хатын-кызларның икътисадый, социаль һәм мәдәни активлыгы бүген Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше» темасына багышлана. Анда лидер хатын-кызлар, төрле юнәлештәге бизнес компанияләр җитәкчеләре һәм топ-менеджерлары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, фирма, фонд һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һ.б. катнаша.

Форумның төп эше авыр хәлдә калган балалар өчен хәйрия бәйрәменә юнәлдереләчәк. Алар өчен концерт, интерактив күңел ачу мәйданчыклары, ат һәм каретада йөрү оештырылачак. Бәйрәм азагында аларга татлы бүләкләр һәм беренче сыйныф укучыларына каралган җыелмалар тапшыру ниятләнә. Форум программасы белән исә «Татар-информ» МА алданрак таныштырган иде.

Форум «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татар төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан,«Татарстан хатын-кызлары» төбәк оешмасы, «Сөембикә» журналы ярдәме белән оештырыла.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/17/112530/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар