Татарстанның 3-7 яшьлек сабыйлары 99 процентка балалар бакчасында урын белән тәэмин ителгән

Бу уку елы башына 3-7 яшьлек сабыйларның балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителеше 99 процент тәшкил итте, дип хәбәр итте бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең Татарстан мәктәпкәчә белем бирү системасны үстерүгә багышланган пленар утырышында министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Ул ассызыклаганча, 3 елда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр саны 24 мең кешегә артып, ел башына 211 мең 757 бала тәшкил иткән. 1 апрельдән Казан һәм Чаллыда балалар бакчаларын яңа уку елына туплау башлана.

"1,5тән 3 яшькә кадәрге балаларны бакчаларга урнаштыру проблемасы кискенләшә. 2016 ел башына быелгы уку елына балалар бакчаларында урын алырга теләгән 25 меңнән артык бала урын белән тәэмин ителмәгән. Әлеге яшь категориясенә кергән сабыйларның балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителеше күрсәткече республика буенча 55 процент тәшкил итә", - дип хәбәр итте И.Мөхәммәтов. Әйтик, Казанда әлеге күрсәткеч 30 проценттан бераз артык булса, Чаллыда - 21,6 процент.

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үз чиратында искәртеп узганча, соңгы өч елда республикада 150дән артык балалар бакчасы төзелгән, 30 меңнән артык яңа урын булдырылган.

Ул шулай ук балалар бакчаларын капиталь ремонтлау башлану турында да әйтеп узды, аның барышында 52 учреждение төзекләндереләчәк.    
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/                                       

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 июнь 2021 - 16:43
    Без имени
    Баштан утте.
    Чират
  • 16 июнь 2021 - 21:06
    Без имени
    Бала белән әти арасына кермәгез инде, зинхар. Ул аның әтисе. Ул карамаса аны кем карасын.
    Баладан көнләшәм
  • 17 июнь 2021 - 06:01
    Без имени
    Бик яхшы ир, мин конлэшер идем может повод белэн чакврадыр кешенекен белмисен. Тунрылы булсын
    Баладан көнләшәм
  • 15 июнь 2021 - 12:26
    Без имени
    Хаталары кубрэк, уртасында гел буталчык икенче исемнэр килеп чыга...
    Хаталану
  • 16 июнь 2021 - 10:05
    Без имени
    Акыллы, тэпле ир элэккэн сезгэ димэк
    Баладан көнләшәм
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан