Логотип
Яңалыклар

Татарстанлыларга социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен үстерергә ярдәм итәчәкләр

Топблог дип аталган проектның икенче сезоны башланды. Әлеге проектның максаты – социаль медиада шәхси һәм профессиональ аккаунтларны үстерү. Ул Президентның «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы нигезендә гамәлгә куела.

Топблог дип аталган проектның икенче сезоны башланды. Әлеге проектның максаты – социаль медиада шәхси һәм профессиональ аккаунтларны үстерү. Ул Президентның «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы нигезендә гамәлгә куела.
Социаль челтәрләрдә аккаунт алып бару осталыгын арттырырга теләге булган һәркем бу мөмкинлектән бушлай файдалана ала. Бер генә шарты бар – ул кеше 14 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Проектта катнашучыларны танылган блогерлар һәм экспертлар  кызыклы аккаунт булдырырга өйрәтәчәкләр. Соңыннан аларга профессиональ портфолио һәм Россия буйлап блог-турга чыгу мөмкинлеге бирелә. Бу исә реклама килешүләре төзүгә юл ача. Моннан тыш, проект тәмамланганнан соң да профессиональ үсеш өчен ярдәм күрсәтеләчәк. 
Яңа сезонда төп игътибар Россиянең ВКонтакте, Telegram, Одноклассники, Яндекс.Дзен, RUTUBE, Yappy кебек социаль челтәрләрдә блог алып баруга юнәлдереләчәк. «Белем турында», «Мәктәп паблигы», «Идарә итү турында» дип аталган өч юнәлештә белем алып булачак. 
Программа шундый итеп төзелгән: ул социаль челтәрләр белән әле генә кызыксына башлаучылар өчен дә, тәҗрибәле блогерлар өчен дә файдалы булырга тиеш. Остазлар материалны төрлечә тәкъдим итәргә өйрәтәчәкләр. Моңа  видео да, аннимацион роликлар да, текст, экспертлар белән вебинарлар да керә. Проектта катнашучылар аудиторияне җәлеп итәрдәй матур, яхшы контен булдыру күнекмәләрен алачак. Остазлар исә – миллионлы аудитория туплаган уңышлы блогерлар, цифрлы маркетинг өлкәсендәге белгечләр һәм социаль челтәрләр хезмәткәрләре. 
Теркәлү  https://topblog.rsv.ru/ сайтында. 10 июньгә кадәр теркәлергә була. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар