Логотип
Яңалыклар

Татарстанлылар торак йортларда кимерүчеләрдән ешрак зарлана башлаган

Татарстан Республикасында торак йортларда кимерүчеләр булу факты буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре артты.
Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында ТРда кимерүчеләргә каршы көрәш чараларына багышланган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе санитар сак бүлеге башлыгы Луиза Борисова белдерде. “Әгәр кимерүчеләр торак йортларда һәм коттеджларда үрчесә зыян күп сала. Кимерүчеләр, бөҗәкләр 15 тән артык инфекцион, паразитар авырулар, шул исәптән чума туляремия, тычкан бизгәге, лептоспироз, талпан энцефалиты һәм тимгелле тиф тараталар. Кагыйдә буларак, шәһәрләрдә йорт тычканнары һәм соры күселәр үрчи, ә авыл җирлегендә – бөер синдромлы геморрагик бизгәге вирусын таратучы кыр тычканнары”, - дип аңлатма бирде Борисова.

Шәһәрләрдә бөер синдромлы геморрагик бизгәген йоктыручылар юк диярлек, әмма табигатькә чыкканда, коттеджларда бу авыруны йоктыру куркынычы арта.

Роспотребнадзор вәкиле билгеләп үткәнчә, ТРда  торак йортларда кимерүчеләр һәм бөҗәкләр булу факты буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре елдан-ел арта. Кимерүчеләр барлыкка килүнең төп сәбәпләре – кимерүчеләр сыярлык тишекләр булу, подвалларны дөрес кулланмау, шулай ук чүп-чарны дөрес җыеп, үз вакытында чыгармау. Мисалга, Казанда мөрҗәгатьләрнең күбесе Идел буе һәм Вахитов районнарында теркәлә. Беренче очракта, бу сәнәгать һәм склад биналары күп булу белән бәйле, икенче очракта – шәһәрнең бу өлешендә ташландык территорияләр һәм тузган тораклар күп.

Бу проблемага кагылышла мөрәҗәгатьләр саны буенча Яңа Савин районы 3 нче урында, Авиатөзелеш – 4 нче урын, Мәскәү районы - 5 нче урын, Киров – 6 нчы урын.
Бигрәк тә “Идел буе ТКХ ИК” ҖЧҖ, “Вахитов районы ИК” ҖЧҖ, “Уютный дом ИК” ҖЧҖ, “Старый город ИК” ҖЧҖ һ.б. хезмәт күрсәтә торган йортларда шикаятьләр саны күп теркәлгән.

Роспотребнадзор тарафыннан санитария законнарын бозган өчен 300 мең сумнан артык күләмдә административ хокук бозу турында 150 беркетмә төзелгән, идарәче компанияләргә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүгә күрсәтмә бирелә. Торак йортларда яшәүчеләр дератизация һәм дезинсекция хезмәтләре өчен акча түли, шуңа күрә алар куркынычсызлык таләпләрен үтәүне таләп итәргә хокуклы, дип ассызыклыйлар ведомствода.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар