Логотип
Яңалыклар

Татарстандагы сайлауларда 70% артык сайлаучы катнашырга мөмкин — Валентина Каменькова

Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлауда республиканың 70 проценттан артык сайлаучысы катнашырга мөмкин. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе урынбасары Валентина Каменькова республика Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә шулай дип фараз кылды.

Бүген Россия күләмендә бердәм сайлау көне уздырыла. Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлауларда 14 партия катнаша - «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия», «Яблоко», Үсеш партиясе, ПАРНАС, «Родина», «Россия патриотлары», «России коммунистлары», «Гражданлык платформасы», «Гражданлык көче», Пенсионерларның гаделлек өчен Россия партиясе, «Зеленые». Бер мандатлы округлардан 23 кеше үз-үзен тәкъдим итә. Барлыгы депутатлыкка 6,5 меңнән артык кандидат дәгъва итә. Алар өчен тавышларын 111,6 млн тирәсе Россия гражданы бирә ала.

чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар