Татарстанда үзмәшгульләр республика бюджетына 51 миллион сум акча күчерде

Бу хакта Татарстанның Салым хезмәте хәбәр итте. Теркәлү узган үзмәшгульләр арасында иң зур төркем – таксистлар: алар 6 мең кеше. Төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр, фатирларга ремонт ясау белән шөгыльләнүчеләр арасында да үзмәшгуль булып теркәлүчеләр байтак. Халыкка хезмәт күрсәтүчеләр – кулинарлар, кондитерлар, артистлар, музыкантлар, репетиторлар, косметологлар, дизайнерлар арасында да законлы рәвештә эшләүче үзмәшгульләр җитәрлек. Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр арасында хәтта ике дрессировщик та бар.

Иң күп үзмәшгульләр Казанда теркәлгән, әмма алар Татарстанның барлык районнарында да бар. Салым хезмәте үзмәшгуль булып теркәлүчеләр саны ел ахырына 60 меңгә җитәр дип көтә. Россия салым хезмәте Федераль идарәсенең Татарстан Республикасындагы җитәкчесе Галина Шацило: «Казанда, Чаллыда һәм башка шәһәрләрдә күпләр «күләгә»дән чыга башлады, бәлки әле бу сан 100 меңгә дә җитәр. Без бу юнәлештә бик зур аңлату эшләре алып барабыз, салым режимының төгәл эшләвен исбатлап торабыз», – ди ул. Аның сүзләре буенча, бүген Татарстанда тормышка ашырылучы бу пилот проекты белән инде Түбән Новгород өлкәсе һәм Кырымда да кызыксына башлаган.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...