Логотип
Яңалыклар

Татарстанда юл читендә ташландык бер яшьлек кыз бала табылган

Казанда юл читендә бер яшьлек сабый баланы ташлап калдырганнар.

 

Казанда юл читендә бер яшьлек сабый баланы ташлап калдырганнар.

Казан Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер гаилә үз автомобилендә өенә кайтып барганда, ир белән хатын арасында нәрсәдер аркасында ызгыш килеп чыга. Сүз зурга китә. 27 яшьлек ир машинасын туктата да, хатынын һәм кечкенә кызын юл уртасында төшереп калдырып, үзе китеп бара.

Ана кеше дә, кызын юл читендәге үләнгә утырта да, үз юлы белән китә.

Бәхеткә, юл читендә утырып торган баланы машина йөртүчеләр күреп ала. Полицияне һәм «Ашыгыч ярдәм» машинасын алар чакырта.

Хатыны һәм баласы һаман да кайтып җитмәгәнгә, ата кеше төн уртасында гына борчыла башлый. Көндез якыннарын калдырып киткән урынга кире бара. Әмма вакыйга булган урында аны фәкать полиция хезмәткәрләре генә каршы ала.

Әлеге факт буенча «ата-аналарның бала тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар