Логотип
Яңалыклар

Татарстанда юл-һава шартларының бозылуы көтелә

19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә яңгыр, кар фаразлана, төнлә һава температурасы 3 градус салкын булачак.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. 19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә яңгыр, кар фаразлана, төнлә һава температурасы -3 градус булачак. Температура үзгәреп торганга юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәтә.

Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмау максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе, бигрәк тә кышкы резиналарын җәйгегә алыштырган машина йөртүчеләргә, аеруча сак булырга, транспорт араларын ераграк сакларга, зур йөк транспорт чараларын йөртүчеләргә тизлек сайлаганда автомобиль массасының артуы тормоз юлы артуга китерүен истә тотарга киңәш ителә. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл сакларга чакыра. Тизлекне начар юл-һава шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй итеп сайлау мөһим булуын да искәртә. Юл сагындагылар, машина йөртүчеләрне бигрәк тә каршы юлга чыгучы куркыныч маневрлар ясаудан тыелып торырга чакыра.


сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/18/138927/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар