Татарстанда югары вазифаи зат “Президент” атамасын йөртергә тиеш – Россия юристлар ассоциациясе

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә уздырылган брифингта “Россия юристлар ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасы аппараты җитәкчесе Станислав Александров катнашты.
Ул искәртеп узганча, Россия юристлар ассоциациясе илнең үзенә 30 меңнән артык юристны берләштергән иң зур иҗтимагый оешмаларының берсе булып тора. Оешма социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыра. Алар арасында сайлауларда җәмәгать күзәтүен оештыру мөһим урынны алып тора.
Станислав Александров Татарстандагы сайлауларның, ким дигәндә, 2 сәбәп аркасында, үтә дә әһәмиятле вакыйга булуына игътибар юнәлтте. Аның беренчесе – республика гражданнарының Президентларын үзләре сайлавы. Икенче сәбәп – татарстанлыларның нәкъ менә Президент сайлавы.
“Россия юристлар ассоциациясе федераль үзәкнең бу карарын тулысынча хуплыйбыз. Татарстанда югары вазифаи зат “Президент” атамасын йөртергә тиеш. Бу юридик яктан да, сәяси яктан дөрес”, – дип ассызыклады Станислав Александров.
Аның сүзләренчә, ТРның социаль-икътисади үсеш темплары, сәяси системасының үсеш дәрәҗәсе Татарстанда кешеләрнең сәяси яктан әзерлекле булуы, актив гражданлык позициясенә ия булуы турында сөйли. Республикада сәяси оешмалар арасында диалог алып баруга мөмкинлекләр булдырылуы күренеп тора, дип билгеләп үтте Станислав Александров.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113542/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан